Изге Язмаларда тәнгә кан җибәрү турында нәрсә әйтелә?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмаларда канны тәнгә кертү тыела. Шуңа күрә мәсихчеләр канның үзен яисә аның төп компонентларын ашарга да, венага җибәрергә дә тиеш түгел. Кайбер Изге Язмалардагы шигырьләргә игътибар итик.
Яратылыш 9:4. Аллаһы Туфаннан соң Нухка һәм аның гаиләсенә хайван итен ашарга рөхсәт иткән, әмма кан ашауларын тыйган. Аллаһы Нухка: «Канлы итне, ягъни җаны бар итне ашамагыз»,— дигән. Бу таләп бар кешеләргә дә кагыла, чөнки без барыбыз — Нух токымнары.
Левилеләр 17:14. «Һичнинди тәннең канын ашамагыз, чөнки һәр тәннең җаны — канында... Кан ашаган һәр кеше читләштерелергә [юк ителергә, ЯД] тиеш». Аллаһы карашы буенча, һәр затның җаны, яисә гомере,— канында, һәм ул Аллаһыныкы. Бу канун Исраил халкына бирелгән булса да, ул шуны күрсәтә: Аллаһы кан ашамау турындагы законга җитди карый.
Рәсүлләр 15:20. «Каннан тыелыгыз». Аллаһы Нухка биргән әмерне мәсихчеләргә дә биргән. Тарихтан күренгәнчә, беренче мәсихчеләр каннан тыелган, алар аны хәтта медицинада кулланудан баш тарткан.
Ни өчен Аллаһы безгә каннан тыелырга куша?
Канны тәнгә җибәрмәс өчен медицина белән бәйле җитди сәбәпләр бар. Әмма Аллаһы каннан тыелырга башка сәбәптән куша, ул сәбәп башка сәбәпләрдән мөһимрәк. Аллаһының карашы буенча, кан — ул тормыш, ә тормыш аның өчен изге (Левилеләр 17:11; Көләсәйлеләргә 1:20).