Төп мәгълуматка күчү

Төп тәгълиматлар видеолары

Шушы кыска видеороликларда «Ни өчен Аллаһы җирне барлыкка китергән?», «Үлеләр нинди хәлдә?», «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» кебек сораулар карала.

Галәм барлыкка китерелгәнме?

Күпләр Изге Язмаларда язылган Галәмнең барлыкка килүе турындагы хәбәрне аңламый я аны миф дип саный. Бу хәбәргә ышанып буламы?

Аллаһы чыннан да бармы?

Аллаһының бар икәнен күрсәтүче акылга ятышлы дәлилләрне карап чыгыгыз.

Аллаһының исеме бармы?

Аллаһының күп кенә титуллары бар: Аллаһы Тәгалә, Барлыкка Китерүче, Раббы. Бу фильмда Аллаһының исеме турында әйтелә. Бу исем Изге Язмаларда 7 000 тапкыр искә алына.

Аллаһы белән дуслык ничек мөмкин?

Гасырлар буе кешеләрнең Аллаһы турында белем аласы килгән. Изге Язмалар безне Аллаһының дусты булырга чакыра. Бу дуслык аның исемен белүдән башлана.

Изге Язмаларның Авторы кем?

Бу китапны кешеләр язган икән, аны «Аллаһы сүзе» дип атап буламы? Изге Язмаларда кемнең фикерләре язылган?

Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?

Изге Язмаларның Авторы Аллаһы булса, бу китап бар башка китаплардан аерылып торырга тиеш.

Ни өчен Аллаһы Җирне барлыкка китергән?

Тирә-якка күз салсак, гаҗәеп матурлык күрәбез. Аллаһы Җирне Кояштан нәкъ кирәкле ераклыкта урнаштырган, нәкъ кирәкле тизлек белән әйләнсен өчен булдырган һәм Җирнең күчәрен чак кына авышырлык иткән. Шундый матур Җирне булдырыр өчен, ни өчен Аллаһы шулкадәр көч куйган?

Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?

Бәхетле, канәгатьлек китерә торган тормышның ачкычын табыгыз.

Үлгәч кеше белән нәрсә була?

Изге Язмаларда меңләгән үлгән кеше үледән терелтеләчәк дип вәгъдә ителә һәм Лазарның үледән терелтелүе турында әйтелә.

Утлы тәмуг чыннан да бармы?

Изге Язмалар буенча, «Аллаһы — мәхәббәт ул». Шуңа күрә Аллаһы кешеләрне гөнаһлары өчен тәмугта яндырмаячак.

Гайсә Мәсих — Аллаһымы?

Гайсә Мәсих — Аллаһы Тәгаләме? Я алар ике аерым шәхесме?

Ни өчен Гайсә үлгән?

Изге Язмаларда Гайсә үлеме зур әһәмияткә ия дип әйтелә. Аның үлеменең максаты бармы?

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Гайсә пәйгамбәр җирдә хезмәт иткәндә күп кенә нәрсәләр турында сөйләсә дә, иң күбе Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән. Гасырлар дәвамында аның шәкертләре Патшалык килсен дип дога кылган.

Аллаһы Патшалыгы 1914 елда идарә итә башлаган

2 600 ел элек Аллаһы куәтле патшага пәйгамбәрлек төш күрсәткән. Бүген ул үтәлә.

1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән

1914 елдан бирле күзәтелгән шартлар һәм кешеләрнең сыйфатлары Изге Язмаларның «соңгы көннәр» турындагы пәйгамбәрлегенең үтәлүен күрсәтә.

Табигать афәтләре Аллаһы эшеме?

Табигать афәтләре аркасында зыян күргән ике хатын-кыз Изге Язмалардан нәрсә белгәне турында сөйли.

Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?

Күпләрне «ник дөнья нәфрәт һәм газаплар белән тулы?» дигән сорау кызыксындыра. Изге Язмалардан канәгатьләндерерлек һәм юатырлык җавап алып була.

Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы?

Күпләр кешенең нәрсәгә ышануы мөһим түгел дип саный.

Аллаһыга табынганда, сурәтләр куллану дөресме?

Сурәтләр безне күзгә күренмәгән Аллаһыга якынлаштыра аламы?

Аллаһы бар догаларны да тыңлыймы?

Үз файдасы өчен генә дога кылган кешене Аллаһы тыңлыймы? Хатыны белән начар мөгамәлә итеп, киләсе көнне Аллаһыдан фатиха сораган кешенең догасын кабул итәме?

Аллаһы никахка ничек карый?

Аллаһы никахта бәхетле булуыгызны тели. Изге Язмалардагы киңәшләр күп гаиләләргә ярдәм иткән.

Порнография — Аллаһы каршында гөнаһмы?

Изге Язмаларда «порнография» дигән сүз очрыймы? Аллаһының порнографиягә карашын ничек белеп була?