Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Яхъя 14:6: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»

Яхъя 14:6: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»

 «Моңа Гайсә болай диде: „Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми“» (Яхъя 14:6, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына алып бара торган Миннән башка юл юк» (Яхъя 14:6, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Яхъя 14:6 ның мәгънәсе

 Күктәге Атабызга, Йәһвә a Аллаһыга, гыйбадәт кылырга теләгән кеше Гайсә Мәсихнең нинди мөһим роль уйнаганын аңларга тиеш.

 «Мин — юл». Гайсә Аллаһы белән якынлаштыручы юлны күрсәтә. Димәк, Аллаһыга дога кылганда, моны Гайсә исеме хакына эшләргә кирәк (Яхъя 16:23, 24). Гайсәнең үлеме кешеләргә Аллаһы белән татулашырга мөмкинлек бирә (Римлыларга 5:8—11). Гайсә шулай ук Аллаһыны ничек шатландырып булганын күрсәтә (Яхъя 13:15).

 «Мин... хакыйкать». Гайсә һәрвакыт хакыйкатьне сөйләгән һәм аның буенча яшәгән (1 Петер 2:22). Гайсәне тыңлаган кеше Аллаһы турында хакыйкатьне белә алган (Яхъя 8:31, 32). Гайсә үзе дә «хакыйкать» булган, чөнки Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр аңарда үтәлгән. Ул Аллаһының вәгъдәләрен тормышка ашырган (Яхъя 1:17; 2 Көринтлеләргә 1:19, 20; Көләсәйлеләргә 2:16, 17).

 «Мин... тормыш». Гайсә, аңа ышанган һәркем мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең тормышын биргән (Яхъя 3:16, 36). Ул үлгәннәр өчен дә — «тормыш», чөнки киләчәктә ул аларны терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29; 11:25).

 «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми». Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга теләүче кешеләр Гайсәнең уникаль ролен танырга тиеш. Алар, Аллаһыга Гайсә исеме хакына дога кылып, Гайсә Мәсихнең дәрәҗәсен таныганнарын күрсәтә (Яхъя 15:16). Алар шулай ук коткарылу Гайсә ярдәмендә генә мөмкин булганын таный (Рәсүлләр 4:12; Филипиялеләргә 2:8—11).

Яхъя 14:6 ның контексты

 Яхъя бәян иткән яхшы хәбәрнең 13 тән алып 17 нче бүлекләренә кадәр Гайсәнең төнлә, үлеме алдыннан 11 тугры рәсүленә әйткән соңгы үгет-нәсыйхәтләре язылган. Гайсә 14 нче бүлектә шәкертләрен үзенә һәм Аллаһыга ышанырга, шулай ук аларны яратырга һәм тыңларга дәртләндергән (Яхъя 14:1, 12, 15—17, 21, 23, 24). Аның сүзләреннән ул Атасы белән якын мөнәсәбәтләр саклаганы ачык күренә (Яхъя 14:10, 20, 28, 31). Гайсә тиздән күккә кайтырга тиеш булса да, ул шәкертләрен ялгыз калдырмаячагына ышандырган (Яхъя 14:18). Ул аларга «ярдәмче» бирергә вәгъдә иткән һәм бу ярдәмче Аллаһы җибәрәчәк изге рух булачак дип әйткән (Яхъя 14:25—27). Моның барысы белән Гайсә үз шәкертләрен булачак сынауларга әзерләгән.