Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Ишагыя 40:31: «Ә Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр»

Ишагыя 40:31: «Ә Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр»

 «Ә Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр. Алар бөркетләр кебек үз канатларында күккә күтәрелер. Алар йөгерсә дә, алҗымас, йөрсә дә, хәлсезләнмәс» (Ишагыя 40:31, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»)

 «Ә Раббыга өметләнгәннәр яңа көч ала: бөркет сыман канатларында күтәрелә, йөгерәләр алар — алҗымыйлар, баралар — арымыйлар» (Ишагыя 40:31, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе)

Ишагыя 40:31 нең мәгънәсе

 Йәһвә a Аллаһы үз хезмәтчеләрен шуңа ышандыра: ул аларга берәр туган проблеманы хәл итәр өчен я кичереп чыгар өчен кирәкле көч бирәчәк.

 «Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр». Аллаһының үз халкына ярдәм итә алуына һәм моны эшләргә теләгәненә өметләнгән я таянган кешеләр шуңа һич тә шикләнмәсен: Аллаһы алар өчен таяныч булачак (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6). Аллаһының үз хезмәтчеләренә көч бирү юлларының берсе бу — аның изге рухы ягъни аның эш итүче көче (Лүк 11:31).

 «Алар бөркетләр кебек үз канатларында күккә күтәрелер». Бу чагыштыру Аллаһы биргән көч кешегә ничек тәэсир итә икәнен күрсәтә. Бөркетләр җирдән күтәрелә торган җылы һаваны кулланып очып йөри ала. Андый җылы һаваны тапкач, бөркет канатларын җәеп шул җылы һава ярдәмендә өскә менә бара. Кирәк булса, ул башкасын таба һәм сәгатьләр буе канатларын җәеп очып йөри. Нәтиҗәдә, ул зур ара үтә һәм үз көчен һич тә сарыф итми диярлек.

 «Алар йөгерсә дә, алҗымас». Тормышта туып торган авырлыклар безне физик яктан да, эмоциональ яктан да хәлсез калдырырга мөмкин. Ләкин Аллаһы биргән көч ярдәмендә без аларны җиңеп чыга алабыз. Авырлыклар җитди булса да, бу көч дөрес булганны эшләргә кодрәт бирә ала. Каты сынаулар аша үткән рәсүл Паул болай дип язган булган: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13).

Ишагыя 40:31 нең контексты

 Аллаһы Ишагыяне бу сүзләрне 2700 ел элек язарга рухландырган булган. Бу сүзләр бар тугры хезмәтчеләргә кагылса да, Йәһвә бу сүзләрне 70 елга Бабылга сөргенлеккә алынган яһүдләрне дәртләндерер өчен язырга кушкандыр. Сөргеннән туган җирләренә кайткан яһүдләр Аллаһы сүзләренең үтәлешен күргән (Ишагыя 40:1—3). Яһүдләр б. э. к. 537 елда Бабылдан Иерусалимга кадәр озын һәм авыр юлны b үтә алсын өчен, Аллаһы аларга көч биргән (Ишагыя 40:29).

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

b Сөргеннән кайтучы кешеләр якынча 1600 километр ара үткәндер.