Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Баланың үз-үзенә кул салу нияте туганда

Баланың үз-үзенә кул салу нияте туганда

 Соңгы елларда кайбер илләрдә яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары кискен арткан. Андый хәл нәрсә белән бәйле? Сезнең балагызга куркыныч янамыймы?

Бу мәкаләдә

 Балалар һәм суицид. Ни өчен ата-аналар борчылырга тиеш?

 2009 елдан алып 2019 елга кадәр АКШ та депрессия билгеләре булган урта мәктәп укучылары саны 40 процентка арткан. Шул чорда суицид очраклары да үскән a.

 «Бүгенге яшь кешеләр буыны очраткан проблемалар үзенә күрә бер... Алар яшьләрнең психик сәламәтлегенә җимергеч тәэсир ясый» (Вивек Мурти, Кушма Штатларның баш санитар табибы).

 Изге Язмалардагы принцип: «Рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).

 Балагызның үз-үзенә кул салу уе булса, моны ничек ачыкларга?

 Мондый якларга игътибар итегез.

  •   Боектыра торган шартлар. Баланы берәр хәл, мәсәлән, яшьтәшләренең кире кагуы, аралар өзелүе, уңышсызлыкка очрау я якын кешенең үлүе җәрәхәтләргә мөмкин. Сезнең балагыз андый хәлне кичермиме? Кичерә икән, бу аны, бәлки, бик боектырадыр.

  •   Тәртип. Балагыз дусларыннан я гаиләдән читләшмиме? Үзенә ошаган шөгыльләргә кызыксынуын югалтмадымы? Ул яраткан әйберләрен башкаларга өләшмиме?

  •   Әйткән сүзләр. Балагыз мондый нәрсәләрне әйтмиме: «Үлсәм, яхшырак булыр иде» я «Мин булмасам, сезгә җиңелрәк булыр»?

     Әлбәттә, баланың кайбер нәрсәләрне хис-тойгыларга бирелеп әйтүе бар (Әюп 6:3). Әмма ул әйткән сүзләр аның ярдәм сораганын да аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә балагызның үләсе килүе турында әйткәннәрен беркайчан да игътибарсыз калдырмагыз.

 Балагыз үзендә үз-үзенә кул салу уе туганы турында әйтсә, аңардан сорап була: «Синең моны кайчан һәм ничек эшләячәк икәнеңне уйлаганың бармы?» Аның җавабы хәлнең никадәр җитди икәнен күрсәтәчәк.

 «Ата-ана буларак, безнең балаларыбызга андый сораулар бирәсебез килмидер, чөнки без аларның җавабын ишетергә куркабыз. Ләкин бу аларның хис-тойгылары икән, моны белү безнең өчен яхшырак булыр» (Сандра).

 Изге Язмалардагы принцип: «Кеше күңелендәге уй-ниятләр — тирән сулар ул, ләкин үткен акыллы кеше аларны чумырып ала белә» (Гыйбрәтле сүзләр 20:5).

 Балагызның үз-үзенә кул салу уйлары булса, нәрсә эшләргә?

  •   Балагызның уй-ниятләрен сабырлык белән чумырып алыгыз. Башта, аңа намуслы булганы өчен рәхмәтегезне белдерегез. Аннары, болай дия аласыз: «Синең тормышыңда нәрсә булганын һәм хисләреңне аңлыйсым килә. Сөйләп бирче миңа, нәрсәләр булды һәм нәрсә сине борчый».

     Балагызны сабырлык белән тыңлагыз. Аның хисләре мөһим түгел дип әйтә күрмәгез һәм җиңел чишелешләр тәкъдим итәргә ашыкмагыз.

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).

  •   План төзегез. Балагызга мондый сораулар турында уйланырга һәм җавапларын язып куярга булышыгыз.

     Кисәтүче билгеләр. Кайчан синең үз-үзеңә кул салу теләге туа? Моның алдыннан син гадәттә нәрсә эшлисең һәм нәрсә турында уйлыйсың?

     Чыгу юллары. Нинди шөгыльләр сиңа стрессны киметергә һәм уйларыңны яхшы нәрсәләргә юнәлтергә булыша?

     Ярдәм. Синең таяныр кешеләрең — син ярдәмгә мохтаҗ булганда, аны сиңа бирерлек кешеләрең бармы? Андый төркемгә әти-әниең, башка ышанычлы олы яшьтәге кешеләр, психиатр я ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре керергә мөмкин.

    План төзегез

     Изге Язмалардагы принцип: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

  •   Уяу калыгыз. Балагызны, хәтта хәле яхшырган кебек тоелса да, күзәтеп торыгыз.

     «Улым аның үз-үзенә кул салу уйлары инде юк дип әйткәч, мин проблема чишелде дип уйладым. Ләкин бу зур хата иде. Кеше ниндидер авырлыкка очрагач, аның үз-үзенә кул салу уйлары кире кайта ала, һәм бу гел көтелмәгәндә булырга мөмкин» (Дэниел).

     Балагызга бер мөһим хакыйкатьне аңларга булышыгыз: ул кичергән хисләр вакытлыча гына. Бер китапта болай диелә: «Бу һава торышы кебек. Яңгыр яуганда, аның астында торып, үзеңне яңгыр булмагандай тоту — ахмаклык. Ләкин кояш беркайчан да яңадан чыкмаячак дип уйлау да — ахмаклык» («The Whole-Brain Child»).

  •   Ышандыру. Балагызга үзен яратканыгызны һәм ул ярдәмегезгә өметләнә ала икәнен әйтегез. Сез болай дип өсти аласыз: «Мин, сиңа моны кичереп чыгар өчен, кулымнан килгәннең барысын эшләячәкмен».

     Изге Язмалардагы принцип: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

a Депрессиядән интеккән күпчелек кеше үз-үзенә кул салмый. Әмма үз-үзенә кул салган кешеләрнең күбесе депрессиядән интеккән.