ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР
Балаларыгызны порнография тозагыннан яклагыз
«Порнографиянең никадәр зыянлы булуын аңлавын аңлый идек, ә менә кызыбызның порнографиягә никадәр җиңел генә тап булуын башыбызга да китермәдек» (Николь).
Бу мәкаләдә
Ата-аналар нәрсә турында истә тотарга тиеш?
Балалар бик яшьтән порнографиягә тап була ала. Тикшерүләр күрсәткәнчә, балаларның порнографияне беренче тапкыр карау яше уртача 11 яшьләр тирәсенә туры килә.
Бала, порнография эзләмәсә дә, аңа тап булырга мөмкин. Мәсәлән, бала интернетта нәрсәдер эзләгәндә, социаль челтәрләрдә утырганда я онлайн-видеоуеннар уйнаганда, порнография пәйда булырга мөмкин. Гадәттә, порнография фоторәсем я видеоролик рәвешендә күренә. Әмма ул шулай ук текст я аудиоязма рәвешендә дә булырга мөмкин.
Бала порнографияне интернет кулланганда гына түгел, ә башка юллар аша да күрергә мөмкин: мәсәлән, яшьтәшләре мессенджер аша җибәрә ала. 900 дән артык яшь кеше арасында сораштыру үткәрелгән булган. Бу сораштыруда катнашкан кызларның якынча 90 проценты һәм малайларның якынча 50 проценты, безгә порнографияне вакыт-вакыт сыйныфташлар җибәрә, дип әйткән.
Порнографиядә еш кына мәрхәмәтсез эшләр күрсәтелә. Күп кенә очракларда порнографиядә күрсәтелгән кешеләр әхлаксызлык кына кылмый, ә шулай ук, аеруча хатын-кызларга карата, үзләрен бик мәрхәмәтсез тота.
Балалар порнографиядән зыян күрә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, порнография карау балаларга зур зыян китерә. Алар...
мәктәптә начар укырга
депрессиядән, күңел тыңгысызлыгыннан интегергә я үзләрен яраксыз итеп хис итәргә
җенси җәберләүне нормаль хәл дип санарга өйрәнергә мөмкин
Нәтиҗә. Балалар җиңел генә порнография индустриясенең корбаны булып китәргә мөмкин. Ата-аналарның бурычы — үз балаларын бу ятьмәдән саклау.
Изге Язмалардагы принцип: «Мин бүген сиңа үтәргә кушкан бу сүзләр синең йөрәгеңдә булырга тиеш, һәм син аларны балаларыңның күңеленә салырга һәм алар турында өеңдә утырганда, юлда барганда, ятканда һәм торганда сөйләргә тиеш» (Канун 6:6, 7).
Балаларны порнография тозагыннан ничек якларга?
Хәбәрдар булыгыз. Балагызның порнография карау ихтималлыгы күбрәк кайда һәм кайчан? Контроль булмаган вакытта, мәсәлән дәресләр арасындагы тәнәфес вакытында, балагыз телефонында нәрсә карый? Моның барысын белү балагызны порнографиядән сакларга булышыр.
Өстәвенә, кайбер телефоннарда кирәксез мәгълүматтан яклау функцияләре бар. Сез бу хакта беләсезме? Балагызның телефонында андый функцияләр булса, аларны көйләргә өйрәндегезме? Ә кайбер мессенджерларда җибәрелгән хәбәрләр берникадәр вакыттан соң юкка чыга. Балагызга шундый чатлар аша порнография җибәрмиләрме? Кайбер онлайн-видеоуеннарда кеше порнография карый я хәтта әхлаксыз эшләрдә катнаша. Сезнең балагызның телефонында андый уеннар юкмы? Балагызның нинди кушымталар куллануын һәм нинди видеоуеннар уйнавын белү үтә мөһим.
«Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: әгәр дә сезнең балагызның смартфоны бар икән, сез бу смартфонны ничек кулланырга, „ата-аналар контроле“ дип аталган функцияне ничек көйләргә һәм балагызның телефонда нәрсә караганын белергә тиеш» (Дейвид).
Изге Язмалардагы принцип: «Төшенүчән кешенең күңеле гыйлем җыя» (Гыйбрәтле сүзләр 18:15).
Балагыз порнография ятьмәсенә эләкмәсен өчен, барлык чараларны күрегез. Мәсәлән, балагызның телефонын һәм өйдәге башка электрон җайланмаларны порнография карый алмаслык итеп көйләгез, ата-аналар контроле функциясен кабызыгыз, балагыз кулланган парольләрне белегез.
«Мин улымның бар электрон җайланмаларында ата-аналар контролен кабыздым, улымның телефонындагы пин-кодын да беләм. Шулай ук мин телевизордан интернетка чыгу мөмкинлеген чикләдем» (Маурисио).
«Мин балаларга бүлмә ишекләре ачык булганда гына роликлар карарга рөхсәт итәм. Шулай ук аларга йокларга ятканда телефоннарын үзләре белән алырга рөхсәт итмим» (Джанлука).
Изге Язмалардагы принцип: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).
Балаларыгызны порнография караудан алдан ук кисәтегез. Флавия исемле бер әни кеше болай ди: «Кайбер ата-аналар, минем балаларым порнография карамаслар дип, алар белән бу хакта бөтенләй сөйләшми». Ә кайбер ата-аналар: «Балам белән бу темага сөйләшсәм, аларда, киресенчә, кызыксыну гына уятырмын»,— дип фикер йөртә. Әмма бу ялгыш караш. Зирәк ата-аналар порнография карау зыяны турында үз балалары белән алдан сөйләшә. Моны ничек эшләргә?
Кечкенә балаларыгызны, порнография күрсәләр, нәрсә эшләргә кирәклегенә өйрәтегез. Әйтик, кайдадыр порнографик сурәт килеп чыкса, читкә карарга яисә күзләрен йомарга кирәк дип әйтегез. Өстәвенә, андый очрак булса, балаларыгызны сезгә бу хакта сөйләргә кирәк дип аңлатыгыз a.
«Порнография карау куркынычы турында улыбыз белән бик кечкенәдән сөйләшә башладык, һәм бу яхшы җимешләр китерде. Мәсәлән, аңа якынча 11 яшь булганда, ул уйнаган уенда әхлаксыз реклама килеп чыга башлаган. Анда аңа үз фотосурәтләрен җибәрергә тәкъдим ясаганнар. Андый очракларда нәрсә эшләргә кирәклеге турында алдан сөйләшүләр алып барганга, улыбыз шунда ук безгә бу рекламалар турында сөйләп бирде» (Маурисио).
Изге Язмалардагы принцип: «Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).
Яшүсмер балаларга да порнография карау вәсвәсәсенә каршы торырга ярдәм итүегезне дәвам итегез. Мәсәлән, балагызга язмача килешү төзергә тәкъдим итеп була. Ул, порнографиягә юлыкса, нәрсә эшләячәген һәм ни өчен шулай эшләргә теләгәнен, шулай ук порнография караудан килгән зыян турында язып куйсын. Үз-үзеңә хөрмәт югалу, ата-аналарның ышанычын югалту һәм, иң мөһиме, Аллаһы белән мөнәсәбәтләргә зыян килүе турында язсын b.
«Балалар үскән саен, без аларга вәсвәсәгә бирешмәскә һәм порнография карауның җитди нәтиҗәләре турында уйларга өйрәттек» (Лоретта).
«Балаларыбыз порнографиянең зыяны турында гына түгел, ә аны карау Йәһвәне рәнҗетә икәнен белсә, бу аңа порнография карамас өчен җитди сәбәп булыр» (Дейвид).
Изге Язмалардагы принцип: «Зирәклек үз иясенең гомерен саклый» (Вәгазьче 7:12).
Регуляр рәвештә аралашыгыз. Балалар үз әти-әниләре белән җенси мөнәсәбәтләр, шул исәптән порнография темасы, турында сөйләшергә бик тели. Бөекбританиядәге балалар хокукларын яклау вәкиле, Рэйчел де Соуза, болай дип әйтә: «Без балалар белән җенси мөнәсәбәтләр турында иртәрәк сөйләшә башларга һәм, яшенә карап, бу темага сөйләшүләрне регуляр алып барырга тиеш. Әйтергә кирәк, балалар моны үзләре дә тели».
«Балачакта мин әти-әнием белән җенси мөнәсәбәтләр турында ачыктан-ачык сөйләшергә тели идем, әмма, кызганычка каршы, алар бу темаларга сөйләшми иде. Ә хәзер инде мин үзем әни кеше. Үз тәҗрибәмнән сабак алып, балаларым белән җенси мөнәсәбәтләр турында регуляр рәвештә сөйләшәм» (Флавия).
Балагыз порнография караган булса, нәрсә эшләргә?
Ачу хисенә бирелмәгез. Балагызның порнография караганын, тыңлаганын я укыганын белеп алсагыз, ярсып китмәгез. Бәлки, балагыз инде болай да боеккан, бик борчыла һәм гаеп хисе кичерәдер. Ачуга бирелеп, аны орыша башласагыз, ул үзен тагы да начаррак хис итәр һәм бүтән ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итмәскә мөмкин.
Изге Язмалардагы принцип: «Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә, үткен акыллының рухы тыныч була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:27).
Бар фактларны белергә тырышыгыз. Ашыгып, нәтиҗәләр ясар урынына, башта, хәлне аңлау өчен, балагызга төрле сораулар бирегез. Мәсәлән, әхлаксыз сурәтне ул үзе эзләп тапканмы яисә бу сурәтне кемдер аңа җибәргәнме? Ул порнографик сурәтне бер тапкыр гына я күп мәртәбә караганмы? Аның электрон җайланмасында ата-ана контроле функциясе бармы? Булса, ул аны үзе сүндереп куймаганмы? Истә тотыгыз: сезнең максатыгыз — баладан сорау алу түгел, ә аның күңелдәгесен «чумырып алып» аңа булышу.
Изге Язмалардагы принцип: «Кеше күңелендәге уй-ниятләр — тирән сулар ул, ләкин үткен акыллы кеше аларны чумырып ала белә» (Гыйбрәтле сүзләр 20:5).
Кирәкле адымнар ясагыз. Мәсәлән, балагызның порнографиягә очраклы рәвештә тап булганын белсәгез, аның телефонында ата-ана контроле функциясе һәм кирәксез мәгълүматтан яклау функцияләре дөрес эшлиме икәнен тикшереп карагыз һәм, кирәк булса, үзгәрешләр кертегез.
Ә инде порнографияне бала үзе эзләп тапкан булса, аны ярату белән, әмма ныклы итеп үгетләп төзәтегез. Әюп 31:1, Зәбур 97:10 һәм Зәбур 101:3 тә язылган принципларга нигезләнеп фикер алышыгыз. Бу сезнең балагызга ни өчен порнографияне кире кагарга кирәклеген тагын да яхшырак аңларга булышыр c. Өстәвенә, балагызга һәр атна бу хакта сөйләшүләр алып барачагыгызны, аны тикшерәчәгегезне әйтегез. Бу сезгә аның бу яктан үзгәрешләре бармы, юкмы икәнен күрергә һәм, ярдәм итәр өчен, тагын нинди адымнар ясарга кирәклеген аңларга булышыр.
Изге Язмалардагы принцип: «Балаларыгызны ярсытмагыз, киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез» (Эфеслеләргә 6:4)
a Балагызның яшен исәпкә алып, ничек аның белән җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшеп була? Моңа кагылышлы киңәшләрне «Балага җенси мөнәсәбәтләр турында ничек сөйләргә?» дигән мәкаләдән табыгыз.
b Бу килешүгә тагын нәрсә язып була? Яхшы тәкъдимнәрне сайтыбыздагы «Порнографияне кире как!» дигән йөкләмәдән табып була.
c Сез балагыз белән бергә «Ни өчен порнографияне кире кагарга?» дигән мәкаләне дә укып фикерләшә аласыз.