Тисалуникә

Тисалуникә

Македониянең төп порты. Бу шәһәргә б. э. к. 316—315 елларда Александр Македонский генералларының берсе Кассандр нигез салган. Кассандр аны шулай дип үз хатыны Тисалуникә хөрмәтенә атаган булган. Аның хатыны Александрның үги туганы булган. Б. э. к. II гасырның уртасында Тисалуникә шәһәре Рим провинциясе Македониянең административ үзәге булып киткән (Македония к.). Италияне Кече Асия белән берләштергән Игнатий юлы салынгач, Тисалуникә дә мөһим сәүдә үзәге булып киткән. Ул Рим империясенең беренче елларында гөрләп үскән. Б. э. якынча 50 елында, Тисалуникәдә мәсихче җыелыш оештырылганда, ул зур бай шәһәр булган. Анда җирле һәм ят илаһларга, шулай ук императорга багышланган табыну урыннары булган. Тисалуникәдә синагога һәм зур абруйга ия яһүд җәмгыяте булган (Рс 17:1—9; Ә13 кушымт. к.).