Аллаһы юлында кыюлык белән йөрегез
Бу басма сезгә иман һәм кыюлык үстерергә булышыр.
Җитәкче советның хаты
Без борынгы хезмәтчеләрнең кыюлыгыннан үрнәк алырга тиеш. Җитәкче совет шушы китап бу яктан булышыр дип өметләнә.
КЕРЕШ СҮЗ
Сез кыюлык сыйфатын үстерә аласыз!
Йәһвә элек камилсез кешеләргә кыю булырга булышкан. Ул сезгә дә булышачак. Бу китап сезне моңа ышандырыр.
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Ыруг башлыкларыннан алып хакимнәргә кадәр
Бу кисәктә нык иман һәм зур кыюлык күрсәткән Аллаһының хезмәтчеләре турында сүз барачак. Без Идристән алып Ишмуил пәйгамбәргә кадәр яшәгән кайбер кешеләрнең үрнәкләрен карап китәрбез.
Беренче кисәкнең вакыт сызыгы
Изге Язмаларда искә алынган кешеләрнең яшәү дәверен һәм төп вакыйгаларны күрсәтүче схема.
1 ИДРИ́С
Ул Аллаһы юлында йөргән
Идрис үз замандашларыннан нәрсә белән аерылып торган? Аңа нәрсә булышкан? Аның үрнәге кыюлык турында нәрсә ачыклый?
2 НУХ
Ул дөньяны хөкем иткән
Безнең көннәр Нух көннәренә кайсы яктан охшаш? Без, Нухтан үрнәк алып, ничек кыюлык күрсәтә алабыз?
3 САРА́
Ул игътибарын үткәнгә түгел, ә киләчәккә туплаган
Сараның нык иманлы һәм кыю булуы нәрсәдән күренгән?
4 ИБРАҺИ́М
Йәһвә сугышында катнашкан беренче кеше
Ибраһим үзенең туганы Лутны коткарырга әзер булган. Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Йәһвә Ибраһимның андый кыюлык белән иман күрсәткәненә ничек караган?
5 ИБРАҺИ́М
Ул Йәһвә хакына барысына әзер булган
Без, Ибраһимнан үрнәк алып, Аллаһыга ничек буйсынучанлык күрсәтә алабыз? Бу хәбәрдән без Йәһвәнең яратуы турында нәрсә беләбез?
6 РАБИГА́
Ул билгесезлектән курыкмаган
Кыюлык һәм иман турында әйткәндә, Рабига безгә искиткеч үрнәк калдырган.
7 ЯГЪКУ́Б
Ул үз гаиләсен кыюлык белән яклаган
Ягъкубның үрнәге, фатиха алыр өчен, көрәшергә кирәк икәнен күрсәтә.
8 ЙОСЫ́Ф
Ул вәсвәсәгә бирелмәгән
Йосыфның үрнәге сезгә вәсвәсәләргә бирелмәскә һәм сынауларда чыдам булып калырга булыша ала.
9 ШИФРА́, ПУЯ́, АМРА́М, ЙӘҺӘБӘ́Д ҺӘМ МИРИА́М
Алар, иман күрсәтеп, Мусаны яклаган
Кендекче хатыннар, Мусаның әти-әнисе һәм апасы искиткеч иман һәм кыюлык күрсәткән. Без алардан ничек үрнәк ала алабыз?
10 МУСА́
Ул дөрес сайлау ясаган
Муса нинди карар кабул иткән һәм ни өчен? Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
11 МУСА́
«Фиргавен янына бар»
Йәһвәдән алган берәр йөкләмәне үти алмыйбыз кебек тоелганда, Йәһвә безгә булышачак. Мусаның үрнәге моны ничек раслый?
12 КӘЛЕ́Б
Ул Аллаһыга тугры булып калган
Кәлебнең үрнәге безгә «күпчелеккә иярмәскә» ничек булыша икәнен белегез.
13 ЙОШУА́
Ул Аллаһының күрсәтмәләре буенча эш иткән
Йәһвә Йошуага нинди гадәти булмаган күрсәтмәләр биргән? Без нинди өлкәләрдә Йошуадан үрнәк ала алабыз?
14 РӘХӘ́Б
Ул үз Аллаһысы итеп Йәһвәне сайлаган
Без Рәхәбтән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Йәһвә аны иманы һәм кыюлыгы өчен ничек фатихалаган?
15 НАГОМИЯ́ БЕЛӘН РУТ
Алар бергәләп авыр вакытларны кичереп чыккан
Нагомия белән Рут ничек кыюлык күрсәткән? Без алардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
16 БАРА́К БЕЛӘН ДИБРА́
«Мин синең белән барачакмын»
Барак Дибраны үзе белән сугыш кырына барырга чакырган. Бу курку я нык иман билгесе булганмы?
17 ЙАИЛӘ́
«Хатын-кызлар арасында иң фатихалысы»
Йәһвәнең хезмәтчеләре әле дә Йаиләнең кыюлыгын истә тота. Ни өчен бигрәк тә бүген безгә Йаилә кебек кыю булырга кирәк?
19 ИФТА́Х ҺӘМ АНЫҢ КЫЗЫ
Алар үтәве авыр булган антны үтәгәннәр
Ифтах һәм аның кызының үрнәге безгә ничек ярдәм итә?
20 ШИМШО́Н
Ул көчсез булганда кыюлык күрсәткән
Шимшонның хата кылганнан соң башкарган эшләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?
21 ИШМУИ́Л
Йәһвәнең хәбәрен сөйләгән малай
Нинди очракларда яшьләргә, дөрес булганны эшләр өчен, кыюлык кирәк булырга мөмкин?
ИКЕНЧЕ КИСӘК
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Патшалар көннәреннән алып Иерусалимның торгызылуына кадәр
Бу кисәктә без башта Шаул патшаның улы Йонафан белән, аннары Исраилнең беренче тугры патшасы Давыт белән һәм ахырда Бабыл әсирлегеннән кайтып Иерусалимны торгызган кешеләр белән якынрак танышырбыз.
Икенче кисәкнең вакыт сызыгы
Изге Язмаларда искә алынган кешеләрнең яшәү дәверен һәм патшалар көннәреннән алып Иерусалимның торгызылуына кадәр булган төп вакыйгаларны күрсәтүче схема.
22 ЙОНАФА́Н
Тугры дус булыр өчен, аңа кыюлык кирәк булган
Йонафанга кемгә тугры булырга икәнен сайларга кирәк булган. Ул нинди сайлау ясаган? Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
23 ДАВЫ́Т
Ул әзмәвергә каршы чыгарга курыкмаган
Давыт «кыю, көчле сугышчы» буларак билгеле булган. Аның үрнәге башкаларны ничек дәртләндергән? Сезнең кыюлыгыгыз башкаларга ничек тәэсир итәргә мөмкин?
24 АБИГЫЯ́
Ул куркыныч хәлне җайга салган
Ирләр белән хатыннар Абигыя турындагы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнә ала?
25 ДАВЫ́Т
Ул, кыюлык күрсәтеп, вөҗданы буенча эш иткән
Давытның үз дошманыннан уч алырга мөмкинлеге тугач, ни өчен ул аны кулланмаган? Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?
26 НАТА́Н
Ул патшага җитди хаталарын танырга булышкан
Дустыбыз җитди хата кылса, без Натаннан ничек үрнәк ала алабыз?
27 МӘФИБӘШИ́Т
Ул, бернигә дә карамастан, уңай карашлы булып калган
Мәфибәштнең үрнәге безне ничек юата ала?
28 А́СА
Ул «гомере буе тулысынча Йәһвәгә тугры» булган
Без Йәһвәгә тулысынча тугры булган бер кешедән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
30 САРИФАТТАГЫ ТОЛ ХАТЫН
Авыр чагында ул Йәһвәгә таянган
Аның үрнәге безне Йәһвәгә таянырга ничек дәртләндерә?
31 КЕЧКЕНӘ ИСРАИЛЛЕ КЫЗ
Ул үз Аллаһысы турында сөйләргә курыкмаган
Бу кечкенә кызның үрнәге безне хәтта курыккан чакта да вәгазьләргә дәртләндерә.
32 ИЛИША́
«И Йәһвә, аның күзләрен аччы»
Фәрештәләрнең һәрвакыт якында булганын белү безгә нинди очракларда булыша ала?
33 ЙОДА́Й
Ул Йәһвә сайлаган патшаны яклаган
Йодай ничек итеп кыюлык күрсәткән? Сез, аңардан үрнәк алып, ничек кыю эш итә аласыз?
34 ҺИЗӘКЫЯ́
Ул «бөтен җаны белән Йәһвәгә ябышкан»
Һизәкыя зур кыюлык һәм иман күрсәткән. Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?
35 МАНАШШЕ́
Аның тәүбә итәр өчен кыюлыгы җиткән
Ни өчен Манашше кыюлык күрсәтүдә яхшы үрнәк булып тора дип әйтеп була?
36 ЙОШИЯ́
Ул үз халкына Йәһвәгә кайтырга булышкан
Авыр балачагына карамастан, Йошия, искиткеч кыюлык күрсәтеп, саф гыйбадәтне яклаган. Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?
37 ДАНИЯ́Л
Ул «үзен нәҗесләмәскә дип күңеленә беркетеп куйган»
Даниял тугрылык һәм кыюлык белән эш иткән. Яшьләр һәм без барыбыз да аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
38 ӨЧ ЕВРЕЙ
«Ялкын көче аларга бернинди дә зыян китермәгән»
Хәтта үлем янаганда да, өч еврей кыю булып калган. Басынкылык, хөрмәт һәм тугрылык турында әйткәндә, без алардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
39 ӘСФИРӘ́
«Үләргә булса, үләрмен инде»
Әсфирә, зирәк һәм тыңлаучан булганга, иренең илтифатын казанган. Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
40 НИКАМИ́
Ул Иерусалим стенасын торгызган
Йәһвәгә күбрәк хезмәт итү турында әйткәндә, Никамидән нәрсәгә өйрәнеп була? Өлкәннәр аңардан ничек үрнәк ала ала?
Гафу итегез, сез эзләгән мәгълүмат табылмады.

