Мисырга ун җәза китергәнче һәм исраиллеләрне коллыктан азат иткәнче, Йәһвә үз халкына нәрсә эшләргә җыенганын сөйләгән. Алар элек беркайчан да күрмәгән Йәһвә кодрәтенең чагылуын күрергә, ә мисырлылар Йәһвәнең кем икәнлегенә төшенергә тиеш булган. Аллаһының вәгъдәләре үтәлгәч, исраиллеләрнең иманнары ныгыган. Бу аларга ялган Мисыр дине йогынтысына бирелмәскә булышкан.
Изге Язмалардагы бу өзек Аллаһының киләчәккә кагылышлы вәгъдәләренең үтәләчәгенә иманыгызны ничек ныгыта?