Яңалыклар
Канададан булган биш табиб кан кулланмыйча дәвалау турында сөйли
Шушы интервьюда биш атаклы табиб кан кулланмыйча дәвалауның уңай яклары турында сөйли.
Медицина фәннәре докторы Лука Велтерт белән интервью
«Хәзер, операцияләр үткәргәндә, азрак кан куллана башладылар. Хәтта пациент Йәһвә Шаһите булмаса да, бөтен дөньяда кан кулланмаска тырышалар, чөнки кан кулланмыйча дәвалау яхшырак нәтиҗәләргә китерә. Моңа дәлилләр саны үсә бара гына».
Медицина фәннәр докторы Антонио Пинна белән интервью
«Минемчә, без пациентларны диннәренә карап бүләргә тиеш түгел. Хәтта Йәһвә Шаһитләре булмаган кайбер кешеләр кан салырга теләми».
Медицина фәннәре докторы Массимо Франки белән интервью
«Медицина белгече буларак, мин Йәһвә Шаһитләренә бик рәхмәтле. Мин канны әзрәк куллану мөмкин дә, мөһим дә икәнен күрдем».
Җитәкче советның 2 нче отчеты (2024 ел)
Шушы видеоотчетта без күктәге Атабыз Йәһвәнең «барысының да тәүбәгә килүен тели» икәнен күрербез (2 Пет. 3:9). Шулай ук теократик очрашуларда киенүебезгә кагылышлы үзгәрешләр турында белербез.
Җитәкче советның 7 нче отчеты (2025 ел)
Бу отчетта 2025 хезмәт елында булган вакыйгалар турында сүз бара һәм кайбер саннар китерелә. Шулай ук Йәһвәнең бөтен җир йөзендә яшәгән кардәшләребезне фатихалаганы турында әйтелә.

