Сулда: Украинадагы апа-кардәшләр базда сыена; уңда: абый-кардәшләр Украинага гуманитар ярдәм җибәрә

23 МАРТ, 2022
УКРАИНА

СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР (№ 4) | Кардәшләр Украинадагы сугыш вакытында ярату күрсәтә

СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР (№ 4) | Кардәшләр Украинадагы сугыш вакытында ярату күрсәтә

Мариуполь шәһәрендә бомбалар шартлавы туктамый. Без андагы кардәшләребез турында кайнар дога кылабыз. Кызганычка каршы, атыш вакытында алты кардәшебез үлгән. Гомумән алганда, Украинада ун кардәшебез һәлак булган. Өстәвенә, яңалыкларда әйтелгәнчә, үткән атнада театр бинасын шартлатканнар. Ә анда 1 000 кеше сыенган булган. Кардәшләребез арасыннан беркем дә һәлак булмаган, ләкин кайберәүләр кечкенә җәрәхәтләр алган.

Якынча 750 кардәш Мариупольдән кача алган. Якынча 1 600 кардәш шәһәрдә калган. Аларның күбесе хәзер шәһәрнең көнчыгыш ягында, ә ул өлеш Россия контроле астында тора.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, якынча 200 кардәшебез Конгресслар залы янында урнашкан Патшалык Залының базында сыена. Кыска вакытка элемтәгә керә алгач, кардәшләр болай дип хәбәр иткән:

«Бомбалар шартлаган вакытта күп кенә кардәшләр бик курыкты. Кайберәүләр елый башлады. Шартлау тавышларын ишеткәч, без я бомбалардан, я уттан һәлак булырбыз дип уйладык. Бер өлкән Патшалык җырларын җырларга тәкъдим итте. Без бер-бер артлы 10—15 җыр җырладык. Шартлаулар көчәя барган саен һәм бина ныграк селкенгән саен, без катырак тавыш белән җырлый идек. Аннары без, 27 нче мәдхияне укып, фикер алыштык. Барысы Изге Язмалардагы иң яраткан шигырьләре белән бүлешә башлады һәм бу шигырьләр үзләрен ничек ныгыта икәнен сөйләде. ...Без Йәһвәнең чыннан да „рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы“ булуына инандык (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Иң авыр вакытларда ул безне тынычландыра ала».

Фидакарь өлкәннәр һәм җирле Ярдәм итү комитетының (ЯИК) әгъзалары, үз тормышларын куркыныч астына куеп, кардәшләрне эзли һәм аларны кирәкле ризык һәм дарулар белән тәэмин итә. Кайвакыт аларга, пуля эләкмәсен өчен, җирдән шуышып барырга туры килә. Без имандашлары хакына «үз тормышларын куркыныч астына куючы» абый-кардәшләр белән горурланабыз (Римлыларга 16:4).

Шәһәрдә газ һәм электроэнергия булмау сәбәпле кыю апа-кардәшләр ризыкны урамда учакта пешерә. Соңыннан бу ризыкны олы яшьтәгеләргә һәм физик мөмкинлекләре чикле булган кардәшләргә китерәләр. Күп кенә дусларыбыз йортларын, машиналарын һәм милекләрен югалтса да, алар имандашларының мәхәббәте һәм кайгыртулары өчен бик рәхмәтле.

Апа-кардәшләр урамда үзләре сыенган баз янында ризык пешерә

Сыену урыннарындагы кардәшләр рухи гадәтләрен калдырмый. Алар бергә Изге Язмаларны укый һәм, һәр мөмкинлекне кулланып, башка кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләргә тырыша.

2022 елның 22 мартына Украинадагы хәл буенча мондый саннар билгеле. Бу саннарны җирле абый-кардәшләр җиткергән. Ләкин кайбер регионнар белән элемтәгә керү авыр булганга, бу саннар зуррак була ала.

Кардәшләр турындагы мәгълүмат

  • 10 вәгазьче һәлак булган

  • 27 вәгазьче яраланган

  • 33 180 вәгазьче, үз йортларын калдырып, илнең башка төбәкләренә качып киткән

  • 78 йорт җимерелгән

  • 102 йорт зур зыян күргән

  • 484 йорт аз зыян күргән

  • 1 Патшалык Залы җимерелгән

  • 4 Патшалык Залы зур зыян күргән

  • 18 Патшалык Залы аз зыян күргән

Ярдәм күрсәтү

  • Украинада 27 ЯИК эш итә

  • Бу комитетлар 25 069 вәгазьчене куркынычсызрак яшәү урыннарына урнаштырган

  • 14 308 вәгазьче башка илләргә качкан. Анда алар турында җирле кардәшләр кайгырта