Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«JW LIBRARY» КУШЫМТАСЫ

«JW Library» кушымтасы («Windows» платформасы) турында популяр сораулар

«JW Library» кушымтасы («Windows» платформасы) турында популяр сораулар

JW Library кушымтасы шундый җайланмалар белән ярашлы:

  • планшетлар һәм компьютерлар (Windows 8).

    Шуңа игътибар итегезче: Windows 8.0 өчен яңартулар бүтән булмаячак. Кушымтагыз яңартылсын өчен һәм яңа басмалар өстәлсен өчен, операцион системаны Windows 8.1 яки соңрак чыккан версиягә хәтле яңартыгыз.

  • смартфоннар (Windows Phone 8 я соңрак чыккан версияләр).

Шундый җайланмаларда кушымта эшләми:

  • компьютерлар (Windows 7 һәм элеккерәк версияләр),

  • смартфоннар (Windows Phone 7.8 һәм элеккерәк версияләр).

 

Кушымтага вакыт-вакыт яңа телләр өстәлә. Басмалар булган телләр исемлеген күрер өчен, Телләр дигән төймәгә басыгыз.

Төсләр Изге Язмаларның китапларын сигез төркемгә бүлә. Бу төркемнәр турында «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дигән брошюраның 19 нчы сорауда әйтелгән иде.

 

JW Library кушымтасының бар платформалар өчен бер үк төрле функцияләре булыр. Ләкин кушымтаның яңа функцияләре һәм аның яңартулары һәрбер платформа өчен төрле вакытта өстәлеп торачак.

 

Юк. JW Library кушымтасын үз электрон җайланмагыздан юк итсәгез һәм яңадан йөкләсәгез, кыстыргычлар һәм сызылган урыннар сакланмаячак. Әмма берәр басманы юк итсәгез, ә аннары аны кире йөкләсәгез, кыстыргычлар һәм сызылган урыннар сакланыр.

 

Юк. Кыстыргычлар һәм сызылган урыннар өчен әлегә синхронизация ясап булмый.

 

«JW Library» кушымтасын яхшы белгән дустыңнан сорап кара. Югыйсә, якындагы филиал белән элемтәгә кереп ярдәм сора.