Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Конфиденциаль мәгълүмат һәм cookies файллары турында килешү

Конфиденциаль мәгълүмат һәм cookies файллары турында килешү

Шәхси мәгълүмат

Бу сайтка җибәрелгән шәхси мәгълүматны Күзәтү Манарасы Оешмасы (Watchtower Bible and Tract Society of New York, Inc.) яки аның белән хезмәттәшлек итә торган оешмалар монда кулланучы купонны тутырганда китерелгән максатлар өчен генә кулланачак. Күзәтү Манарасы Оешмасы сез җибәргән шәхси мәгълүматны башкаларга мондый очракларда гына бирәчәк: сайтны кулланучы кешенең гаризасын үтәргә кирәк булса (моның турында җентекләбрәк әйтеләчәк), бу закон буенча таләп ителсә, техник яктан я иминлеккә куркыныч янаса. Күзәтү Манарасы Оешмасы сезнең шәхси мәгълүматны табыш я файда алыр өчен һичкайчан кулланмаячак.

Электрон почта адресы

Сез бу сайтта китергән электрон почта адресы, кирәк булганда, сезнең белән элемтәгә керер өчен кулланылачак. Мәсәлән, сез логин яки парольне онытсагыз, ул чакта парольне торгызган чакта сайтның ярдәм күрсәтү хезмәте сезгә электрон почта аша шул адрес буенча язачак.

Cookies файллары

Cookies файллары сез бу сайтны кулланганда ясаган көйләүләрне саклар өчен кулланыла. Мәсәлән, бу файлларда сез сайлаган тел саклана. Моның ярдәмендә сезгә, бу сайтка кабат кергәндә, телне яңадан сайлыйсы юк. Cookies файлларына бернинди дә шәхси мәгълүмат тә язылмый һәм анда сакланмый да.

Актив сценарийлар (JavaScript)

Бу сайтта сценарийлар сайт яхшырак эшләсен өчен кулланыла. Бу технология ярдәмендә бу сайт запросларыгызны тизрәк эшкәртә ала. Сайттагы сценарийлар беркайчан да кеше компьютерына программа тәэминатын урнаштырыр өчен яки шәхси мәгълүмат җыяр өчен кулланылмый.

Сайтның кайбер бүлекләре дөрес эшләсен өчен, браузер көйләүләрендә актив сценарийларга (JavaScript) рөхсәт бирергә кирәк. Күп кенә веб-браузерларда теләсә нинди сайт өчен бу функциягә рөхсәт биреп яки аны тыеп була. Сез теләгән сайтларда сценарийларга ничек рөхсәт бирергә икәне турында веб-браузерны куллану җитәкчелегендә укыгыз.

Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү үзгәрсә, без шушы үзгәрешләр турында сайтның бу битендә язарбыз. Шулай итеп, сез нинди мәгълүмат җыела һәм ул ничек кулланыла икәне турында белеп торачаксыз.