ЙӘҺВӘГӘ ШАТЛЫК БЕЛӘН ҖЫРЛАГЫЗ

Чагыштыргысыз шатлык (76 нчы җыр)

татар
Чагыштыргысыз шатлык (76 нчы җыр)
/assets/ct/fa815d8e9f/images/syn_placeholder_sqr.png
sjj 76 җыр

76 НЧЫ ҖЫР

Чагыштыргысыз шатлык

Чагыштыргысыз шатлык

(Еврейләргә 13:15)

  1. 1. Бар көчеңне куеп,

    Вәгазьлисең ашкынып.

    Кичергән шатлыгыңа

    Тиң түгел һич нәрсә.

    Иң яхшысын бирсәң,

    Калганын Йәһвә эшләр.

    Ул белә эчкерсезне —

    Үзен эзләүчене.

    КУШЫМТА:

    Йөрәк тула шатлык белән,

    Хезмәт итик чын күңелдән.

    Без китерәбез көнозын

    Мактау корбаннарын.

  2. 2. Син җиткергән хәбәр

    Күпләрне җәлеп итә.

    Куанасың, һәм моңа

    Тиң түгел һич нәрсә.

    Кемдер кире кага,

    Үз юлы белән бара.

    Әмма без туктамыйбыз,

    Сөйлибез куркусыз.

    КУШЫМТА:

    Йөрәк тула шатлык белән,

    Хезмәт итик чын күңелдән.

    Без китерәбез көнозын

    Мактау корбаннарын.

  3. 3. Бик хөрмәтле эшне

    Аллаһы сиңа бирде.

    Кичергән хисләреңә

    Тиң түгел һич нәрсә.

    Бер дә оялмыйбыз —

    Бик мөһим хәбәребез.

    Ашыгыч вәгазь эше —

    Булмас аның ише.

    КУШЫМТА:

    Йөрәк тула шатлык белән,

    Хезмәт итик чын күңелдән.

    Без китерәбез көнозын

    Мактау корбаннарын.