ЙӘҺВӘГӘ ШАТЛЫК БЕЛӘН ҖЫРЛАГЫЗ

Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын (56 нчы җыр)

татар
Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын (56 нчы җыр)
/assets/ct/79e1b14fff/images/syn_placeholder_sqr.png
sjj 56 җыр

56 НЧЫ ҖЫР

Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын

Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын

(Гыйбрәтле сүзләр 3:1, 2)

  1. 1. Төрле юллардан хак юлны син сайлап ал.

    Бу юл — иң яхшы юл, күрерсең.

    Йәһвә сүзенә балаларча колак сал —

    Сине ул алып барачак.

    КУШЫМТА:

    Хакыйкать юлы

    Тормышың юлы булсын.

    Шул юлдан йөреп,

    Бәхет табарсың.

    Аллаһы сине йөртсен.

  2. 2. Йәһвә үз дустын беркайчан да онытмый,

    Моңа син үзең инанырсың.

    Безне бүләксез, әҗерсез ул калдырмый.

    Тугры йөр Аның юлыннан.

    КУШЫМТА:

    Хакыйкать юлы

    Тормышың юлы булсын.

    Шул юлдан йөреп,

    Бәхет табарсың.

    Аллаһы сине йөртсен.

  3. 3. Йәһвә алдында кечкенә балалар без —

    Безне җитәкли әтиләрчә.

    Без көн дә аны тыңларга тырышабыз.

    Бу күп фатиха китерә.

    КУШЫМТА:

    Хакыйкать юлы

    Тормышың юлы булсын.

    Шул юлдан йөреп,

    Бәхет табарсың.

    Аллаһы сине йөртсен.