Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эволюция. Уйдырмалар һәм фактлар

Эволюция. Уйдырмалар һәм фактлар

«Кояш җылысы бармы? Бар. Нәкъ шулай ук эволюция дә бар»,— дип әйткән атаклы профессор-эволюционист Ричард Докинс16. Әлбәттә, кояш җылысын без үзебез дә сизеп торабыз һәм фәнни тикшерүләр дә аның барлыгын раслап тора. Ә эволюция тәгълиматының дөреслеген шундый ук ышаныч белән раслап буламы?

Бу сорауга җавап бирер алдыннан кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк. Күп кенә галимнәр тереклекнең нәселе буыннан буынга әз генә үзгәрергә мөмкин икәненә игътибар иткән. Мәсәлән, этләрнең балалары кыска аяклы һәм озын йонлы булып туа башласын өчен, аларны сайлап кушылдыралар a. Кайбер галимнәр мондый кечкенә генә үзгәрешләрне «микроэволюция» дип атый.

Шулай да эволюционистлар кечкенә үзгәрешләр миллиардлаган ел дәвамында тупланып, зуррак үзгәрешләргә китерә һәм нәтиҗәдә балыклар җир-су хайваны, ә маймыллар кеше булып китә дип өйрәтәләр. Бу уйлап чыгарылган зур үзгәрешләрне «макроэволюция» дип атыйлар.

Чарльз Дарвин һәм аның «Төрләрнең килеп чыгуы» дигән китабы

Мәсәлән, Чарлз Дарвин без күрә алган кечкенә үзгәрешләр бар икән, димәк зуррак үзгәрешләрнең дә, аларны беркем дә күрмәгән булса да, булуы ихтимал дип әйткән17. Аның фикере буенча, тормышның башлангыч яисә гади формалары әкрен генә, шактый вакыт эчендә җирдәге тормышның миллионнарча төрләре булып киткән. Бу процесс «кечкенә үзгәрешләр» ярдәмендә мөмкин булган дип санаган Дарвин18.

Күпләргә бу сүзләр акыллы булып күренә. «Әгәр берәр төр эчендә кечкенә генә үзгәрешләр мөмкин икән, ни өчен шактый вакыт узу белән эволюция ярдәмендә зур үзгәрешләр булмасын ди?» — дип уйлый алар. Чынында исә эволюция тәгълиматы өч уйдырмага нигезләнгән. Әйдәгез аларны карап чыгыйк.

Беренче уйдырма: мутацияләр яңа төрләрнең барлыкка килүенә нигез сала. Мутация — бу тереклекнең генетик кодында очраклы үзгәрешләр. Макроэволюция тәгълиматы андый мутацияләр үсемлекләр белән хайваннарның яңа төрләрен генә түгел, ә аларның тулысынча яңа семьялыкларын булдыра ала дигән фикергә нигезләнгән19.

Мутацияләр үсемлекләрдә билгеле чикләрдә генә үзгәрешләр ясый ала: мәсәлән, чәчкәләр зурая

Фактлар. Бар тереклек күзәнәкләрдән тора. Һәрбер күзәнәкнең төше бар, ә төшендә үсемлек яки хайванның күп кенә үзенчәлекләрен билгеләүче генетик кодтагы мәгълүмат яисә аны «төзү планы» бар b. Галимнәр шуны ачыклаган: тереклекнең нәселе мутацияләр аркасында кайбер үзгәрешләр белән туарга мөмкин. Мутацияләр ярдәмендә чыннан да бөтенләй яңа төрләр барлыкка киләме? Йөз ел дәвамында үткәрелгән генетика өлкәсендәге тикшерүләр нинди нәтиҗәгә китергән?

1930 елларның азагында галимнәр зур шатлык белән яңа бер идеяне кабул иткән. Аларда мондый фикер туган: табигый сайланыш барганда, очраклы мутацияләр үсемлекләрнең яңа төрләрен барлыкка китерә ала. Табигый сайланыш — бу берәр организмның әйләнә-тирә шартларына башкаларга караганда яхшырак җайлашып җиңеп чыгу һәм үрчү процессы. Шуңа күрә галимнәр, әгәр алар мутант организмларны үзләре сайласа, яңа төрләрне чыгару процессын тагы да уңышлырак ясый алырлар иде дигән фикергә килгән. «Шунда биологларның күпчелеген, генетика белгечләрен һәм аеруча селекционерларны шатлык биләп алды»,— дип әйткән Макс Планк исемендәге Үсемлекләр селекциясен тикшерү институтының галиме Вольф Эккехарт Лённиг (Германия) c. Ни өчен шатлык биләп алган? Утыз ел буе үсемлекләрнең мутацион генетикасын өйрәнгән Лённиг болай дигән: «Бу галимнәр үсемлекләр белән хайваннар селекциясенең элеккеге ысулларын кискен үзгәртергә вакыт җитте дип уйлаган. Алар кирәкле мутацияләргә китереп, шуннан соң мутанлартның кирәкле төрен сайлап, үсемлек белән хайваннарның яхшырак яңа бер төрләрен чыгара алачак дигән фикергә килгән»20. Чыннан да, кайберәүләр бөтенләй яңа төрләр чыгарырга өметләнгән.

Дрозофила мутант булып үзгәрсә дә, барыбер дрозофила булып кала

Кушма Штатлар, Азия һәм Европа галимнәре зур чыгымнар таләп итә торган тикшерүләр үткәрә башлаган һәм төрле ысуллар ярдәмендә эволюцияне тизләтергә җыенган. Кырыктан артык ел дәвамында тырышып башкарылган тикшерүләр нинди нәтиҗәгә китергән? Петер фон Зенгбуш исемле галим болай ди: «Радиацияне [мутацияләр булдырыр өчен] кулланып, үсемлекләр белән хайваннарның яхшырак төрләрен булдыру максаты белән сарыф ителгән шактый күп акча әрәм генә булды»21. Лённиг та болай дигән: «1980 елларга бөтен дөньядагы галимнәрнең өметләре кырылды һәм шатлыклары сүрелде. Көнбатыш илләрендә селекцияне мутация ярдәмендә бүтән үткәрми башладылар һәм ул аерым бер өлкә буларак юкка чыкты. Бар мутантлар диярлек... үлде яки табигатьтәге төрләреннән көчсезрәк булып чыкты» d.

Мутация кулланып, якынча йөз ел дәвамында тикшерүләр һәм җитмеш ел дәвамында селекция үткәрелгән. Шулай итеп галимнәр яңа төрләр чыгара алганнармы? Җыелган мәгълүмат аларга бу сорауга җавап биргән. Фактларны тикшергәннән соң, Лённиг мондый нәтиҗәгә килгән: «Мутацияләр [үсемлекләрнең яисә хайваннарның] табигый төрләрен бөтенләй яңа бер төр итеп үзгәртә алмый. Моны XX гасырда үткән бар экспериментлар, мутацияләрне тикшерү нәтиҗәләре һәм ихтималлык теориясе раслый».

Шулай итеп, мутацияләр берәр тереклек төрен башка бер яңа төр итеп үзгәртә аламы? Җыелган мәгълүматка нигезләнеп, бу сорауга: «Юк!» — дигән җавап биреп була. Лённиг тикшерүләр үткәргәннән соң, мондый нәтиҗәгә килгән: «Аерым төрләр арасында билгеле чикләр бар һәм аларны очраклы мутацияләр юкка чыгара яки боза алмый»22.

Өстә китерелгән фактларны карап чыкканнан соң, мондый сораулар туа: «Югары белемле галимнәр мутацияләр ясап һәм мутанлартның кирәкле төрләрен сайлап, тереклекнең яңа төрләрен чыгара алмый икән, моны үзеннән-үзе бара торган процесс яхшырак эшли алырмы? Тикшерүләр мутацияләрнең берәр тереклек төрен башка бер яңа төр итеп үзгәртә алмаганын күрсәтә икән, алайса макроэволюция ничек үткән?»

Икенче уйдырма: яңа төрләр табигый сайланыш юлы белән килеп чыга. Дарвин әйләнә-тирә шартларына яхшырак җайлашкан төрләр яшәү өчен көрәштә җиңеп чыга, ә аз җайлашканнары үлә дип ышанган. Бу процессны ул табигый сайланыш дип атаган. Бүгенге эволюционистлар тереклек төрләре таралып, бер-берсеннән аерым яши башлаганнан соң, табигый сайланыш нәтиҗәсендә яңа шартларга җайлашкан төрләр исән калган, һәм аларга бу яктан геннарының мутацияләре булышкан дип өйрәтә. Шуңа күрә эволюционистлар бу төркемнәр әкрен-әкрен генә бөтенләй яңа төрләр булып үзгәргән дип уйлый.

Фактлар. Өстәрәк әйтелгәнчә, тикшерүләр шуны ап-ачык дәлилли: мутацияләр үсемлекләрнең яисә хайваннарның бөтенләй яңа төрләрен барлыкка китерә алмый. Шулай да эволюционистлар табигый сайланыш юлы белән, яңа төрләр барлыкка килсен өчен, кирәкле мутацияләр сайлана дип саный. Алар моңа нинди дәлилләр китерә? Кушма Штатларның Фәннәр милли академиясе 1999 елда чыгарган брошюрада «Галапагос утрауларында Дарвин өйрәнгән тау чыпчыкларының унөч төре» мисал итеп китерелә. «Бу кошлар бүген Дарвинның тау чыпчыклары дип атала»,— дип әйтелә бу брошюрада23.

1970 елларда Принстон университетында эшләгән Питер һәм Розмари Грант җитәкчелегендәге галимнәр төркеме бу тау чыпчыкларын өйрәнә башлаган. Алар бу утраулардагы бер еллык корылыктан соң, зуррак томшыклы чыпчыклар кечкенә томшыклы чыпчыкларга караганда яхшырак җайлаша алган икәнен ачыклаган. Бу ачышлар шактый әһәмиятле дип саналган, чөнки чыпчыкларны, томшыкларының зурлыгына һәм формасына карап, унөч төргә бүләләр. Бу брошюрада болай дип әйтелә: «Әгәр корылык бу утрауларда ун елга бер тапкыр булып торса, Грантлар исәпләвенчә, тау чыпчыгының яңа төре килеп чыксын өчен, нибары 200 гә якын ел кирәк булыр иде»24.

Ләкин корылык үткәч, чираттагы елларда кечкенә томшыклы тау чыпчыкларының саны зур томшыклы чыпчыклар санына караганда артыграк булып киткән. Ә бу факт брошюрада искә дә алынмый. Галимнәр шуны ачыклаган: утраудагы һава торышына карап, бер елны зур томшыклы чыпчыклар саны, ә киләсе елны кечкенә томшыклы чыпчыклар саны арткан. Алар шулай ук бу кошларның кайбер төрләре кушылып, үзләренә караганда яхшырак җайлашкан нәсел чыгарганына игътибар иткән. Бу кушылу дәвам итсә, шул «төрләр» берләшеп, бер төр булып китәр иде дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр25.

Дарвинның тау чыпчыклары төрләр табигый шартларның үзгәрешенә җайлаша гына ала икәнен күрсәтә

Табигый сайланыш юлы белән чыннан да бөтенләй яңа төрләр килеп чыгамы? Джордж Кристофер Уильямс исемле биолог-эволюционист берничә дистә ел элек табигый сайланышның моны булдыра алганына үз шикләрен белдерә башлаган26. Ә 1999 елны эволюционист Джеффри Шварц табигый сайланыш ярдәмендә тереклек төрләре әйләнә-тирә шартларына җайлаша торгандыр, әмма яңа төрләр барлыкка килми дип язган27.

Чыннан да, Дарвинның тау чыпчыклары «яңа төр» булып китмәгән. Алар әле дә тау чыпчыклары булып кала. Һәм аларның бер-берсе белән кушылуы кайбер эволюционистларның тереклекне төрләргә бүлү ысулларын шик астына куя. Өстәвенә, бу кошлар белән мисал хәтта дәрәҗәле фәнни академияләрнең ялгыш карашлы булуларын күрсәтә.

Өченче уйдырма: макроэволюцион үзгәрешләрне палеонтологик мәгълүматлар раслый. Өстә әйтелгән брошюра укучыларда галимнәр тапкан казылдыклар макроэволюциягә көчле дәлил булып тора дигән фикер тудыра. Анда болай дип язылган: «Балыклар белән җир-су хайваннары арасында, җир-су хайваннары белән сөйрәлүчеләр арасында, сөйрәлүчеләр белән имезүчеләр арасында һәм приматлар арасында шул кадәр күп арадаш формалар табылган ки, хәтта еш кына бер төрнең икенче төр булып кайчан үзгәргәнен ачыклап та булмый»28.

Фактлар. Брошюрадагы бу сүзләр сәер булып күренә. Ни өчен? Найлс Элдридж исемле эволюционистның сүзләре буенча, палеонтологик мәгълүматлар тереклек төрләрендә үзгәрешләрнең әкрен-әкрен җыелып барганын түгел, ә шактый вакыт эчендә «аларның күбесендә эволюцион үзгәрешләрнең бик әз булганын яки бөтенләй булмаганын» күрсәтә e29.

Палеонтологик мәгълүматлар буенча, хайваннарның төп төркемнәре кинәт барлыкка килгән һәм үзгәрешсез калган

Бүгенге көннәрдә галимнәр бөтен дөнья буенча 200 миллионга якын зур һәм моннан тагын да күбрәк кечкенә казылдыклар табып, аларны бер исемлеккә туплаган. Бу тулы һәм җентекле исемлек шуны күрсәтә: хайваннарның төп төркемнәре үзгәрешләрне әкрен-әкрен җыеп түгел, ә кинәт барлыкка килгән һәм үзгәрешсез калган. Шул ук вакыт күп кенә төрләр ничек килеп чыккан булса, шулай ук кинәт юкка чыккан. Моның белән күп галимнәр ризалаша.

Эволюциягә ышаныр өчен «иман» кирәк

«Макроэволюция бар!» — дип әйтә атаклы эволюционистлар. Ни өчен? Абруйлы бер эволюционист Ричард Левонтин сүзләре буенча, галимнәр, «материализм тарафдарлары булганга», тикшерелмәгән фәнни карашларны теләп кабул итәләр f. Күп кенә галимнәр акылга ия Барлыкка Китерүченең була алуын башларына да китерергә теләми, чөнки Левонтин язганча, «без Аллаһы бар дигән фикергә бусага да атларга рөхсәт итмибез»30.

Бер журналда социолог Родни Старкның мондый сүзләре китерелә: «Безне 200 ел дәвамында, галим булырга теләсәң, башыңны дин белән катырма дип өйрәттеләр». Тикшерү институтларында «дини кешеләр авызларын йомып утыралар» дип өсти ул («Scientific American»)31.

Сез макроэволюция тәгълиматын дөрес дип саныйсызмы? Алайса сезгә шуңа ышанырга кирәк: үзләрен агностик яки атеист дип атаган галимнәр үз карашларының фәнни ачышларына тәэсир итүенә юл куймаячак. Йөз ел дәвам иткән тикшерүләр мутацияләр тереклекнең хәтта бер генә төрен дә яңа төр итеп үзгәртмәгәнен күрсәтә. Ә сезгә мутацияләр һәм табигый сайланыш ярдәмендә тормышның бар катлаулы формалары барлыкка килгәненә ышанырга кирәк. Палеонтологик мәгълүматлар үсемлекләрнең һәм хайваннарның төп төрләре әкрен-әкрен үзгәрешләр җыеп түгел, ә кинәт барлыкка килгән һәм шактый күп вакыт эчендә бүтән төр итеп үзгәрмәгәнен ап-ачык күрсәтә. Ә сезгә бер төрдән әкрен-әкрен генә бар тереклекнең килеп чыкканына ышанырга кирәк. Мондый ышану фактларгамы я уйдырмаларгамы нигезләнгән? Әйе, эволюциягә ышаныр өчен «иман» кирәк.

a Эт үрчетүчеләр этләрне кушылдырып ясаган үзгәрешләр еш кына геннардагы хаталар белән бәйле. Мәсәлән, таксаның кимерчәге дөрес үсмәгәнгә күрә, ул кечкенә буйлы, кәрлә булып кала.

b Тикшерүләр организмның формалашуына күзәнәкнең цитоплазмасы, мембранасы һәм бүтән өлешләре дә үз өлешен кертә икәнен күрсәтә.

c Лённиг тормышның яратылган булуына ышана. Бу брошюрада китерелгән аның сүзләре Макс Планк исемендәге Үсемлекләр селекциясен тикшерү институт исеменнән түгел, ә үз исеменнән әйтелгән.

d Экспериментлар кат-кат шуны күрсәткән: мутантларның яңа төрләре гел кими бара, ә бер төр мутантлары өзлексез барлыкка килеп тора. Өстәвенә, үсемлек мутацияләренең бер проценттан әзрәк саны гына, тикшерүләрне дәвам итәр өчен, яраклы булып чыккан. Ә шул санның сатарга яраклы төрләре бер проценттан да кимрәк булган. Бернинди яңа төр үсемлеге булдырылмаган. Мутация ярдәмендә хайваннар арасында үткәрелгән селекция тагын да аянычлырак нәтиҗәләргә китергән, һәм андый селекцияне башка үткәрмәскә булганнар.

e Галимнәр эволюцияне раслар өчен палеонтологик мәгълүматлар куллана. Ләкин аларның хәтта берничә генә мисалын карап чыгу бу мәгълүматларның дөрес булуына инде шикләр тудыра. «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» дигән брошюраның 22—29 нчы битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

f Бу очракта «материализм» — бу теория. Аның буенча, Галәмдәге бар нәрсәне, шул исәптән тормышны да, барлыкка китерүдә бер нинди дә илаһи көч катнашмаган.