Икенче Елъязма 4:1—22
4 Аннан соң Сөләйман озынлыгы 20 терсәк, киңлеге 20 терсәк һәм биеклеге 10 терсәк булган бакыр мәзбәх ясады.+
2 Ул коеп «бакыр диңгез»+ дип аталган зур чан ясады. Ул түгәрәк иде. Бер кырыеннан икенче кырыена кадәр — 10 терсәк, биеклеге — 5 терсәк, ә әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 30 терсәк иде.+
3 Бөтен чан әйләнәсендә, кырыеннан астарак, кабаклар сурәтләре+ бар иде, һәр терсәккә унар кабак туры килә иде. Кабаклар, ике рәт булып, «бакыр диңгез» белән бербөтен итеп коеп ясалган иде.
4 Чан 12 үгез+ өстенә куелган иде. Үгезләрнең өчесе — төньякка, өчесе — көнбатышка, өчесе — көньякка һәм өчесе көнчыгышка таба карый иделәр. «Бакыр диңгез» алар өстенә урнаштырылган иде, һәм үгезләр чанның үзәгенә артлары белән тора иде.
5 Чанның калынлыгы кул яссуы* кадәр иде, ә кырые касә кырые кебек итеп, лалә чәчәгенә охшатып ясалган иде. Аның сыйдырышлыгы 3 000 бат* иде.
6 Сөләйман шулай ук юыну өчен 10 чан ясап, бишесен йортның уң ягына, бишесен сул ягына куйды.+ Аларда яндыру корбаннары китерелгәндә кулланылган әйберләрне чайкый иделәр.+ «Бакыр диңгез» исә руханиларга аннан су алып юыну өчен билгеләнгән иде.+
7 Аннары ул бирелгән күрсәтмәләр буенча+ 10 алтын шәмдәл ясады+ һәм аларны гыйбадәтханәдә урнаштырды: бишесен уң якка, бишесен сул якка куйды.+
8 Ул шулай ук 10 өстәл ясап, аларны гыйбадәтханәдә урнаштырды: бишесен уң якка, бишесен сул якка куйды.+ Тагын ул 100 алтын табак ясады.
9 Шуннан соң ул руханилар+ ишегалдын,+ зур ишегалдын+ һәм ишегалды ишекләрен ясады һәм ишекләрне бакыр белән каплады.
10 «Бакыр диңгезне» ул йортның уң ягына, көньяк-көнчыгыш ягына урнаштырды.+
11 Хира́м шулай ук көл савытлары, соскылар һәм табаклар ясады.+
Шулай итеп, Хирам Аллаһы йортында Сөләйман патша өчен башкарган эшләрне тәмамлады. Ул менә нәрсәләр ясады:+
12 ике багана;+ шул баганаларның башындагы касәсыман капительләр; баганалар башындагы касәсыман ике капительне бизәп торган ике челтәр;+
13 баганалар башындагы касәсыман ике капительне матурлап торган ике челтәр өчен — 400 анар,+ һәрбер челтәргә ике рәт анар;+
14 10 арба* һәм алар өчен 10 чан;+
15 «бакыр диңгез» һәм аның астына 12 үгез;+
16 көл савытлары; соскылар; чәнечкеләр;+ шулай ук Хира́м-аби́б+ Сөләйман патша хакына Йәһвә йорты өчен бакырдан ясаган һәм шомартып ялтыраткан бүтән кирәк-яраклар.
17 Патша боларны Үрдү́н үзәнлегендә, Сохкә́т+ белән Зәридә́ арасында балчык калыпларда коеп ясады.
18 Сөләйман моның барысын гаять күп күләмдә ясады. Күпме бакыр киткәнлеге билгеле дә түгел иде.+
19 Сөләйман Аллаһы йорты өчен мондый нәрсәләр ясады:+ алтын мәзбәх,+ багышланган икмәкләр өчен алтын өстәлләр;+
20 бирелгән күрсәтмәләр буенча иң түр бүлмә алдында кабызу өчен саф алтыннан шәмдәлләр+ һәм аларның яктырткычларын;
21 алтыннан — иң саф алтыннан — чәчәкләр, яктырткычлар, кыскычлар;
22 саф алтыннан филтә кискечләре, табаклар, касәләр һәм ут савытлары; йортның алтыннан ясалган ишекләрен, ягъни Иң изге урынның ишекләрен,+ шулай ук гыйбадәтханә* ишекләрен+ ясады.
Искәрмәләр
^ Як. 7,4 см. Ә14 кушымт. к.
^ Бер бат — 22 л. Ә14 кушымт. к.
^ Яки «су арбасы».
^ Монда Изге урын турында сүз бара.

