Икенче Елъязма 19:1—11

19  Яһүд патшасы Йәһшәфә́т исән-сау гына+ Иерусалимга, үзенең йортына кайтты. 2  Күренешләр тапшыручы Хәнанинең+ улы Яхы́й,+ патша каршысына чыгып, болай диде: «Син яманнарга булышырга+ һәм Йәһвәне нәфрәт итүчеләрне яратырга тиеш идеңме соң?+ Шуңа күрә Йәһвәнең сиңа ачуы чыкты. 3  Шулай да Аллаһы синдә яхшылык та тапты:+ син бу җирне изге агач баганалардан* чистарттың, хак Аллаһыны эзләүгә күңелеңне әзерләдең».*+ 4  Һәм Йәһшәфәт Иерусалимда яшәвен дәвам итте. Ул, Бәхи́р-шебадан алып Ифраимның таулы җирләренә+ кадәр яшәгән кешеләрне ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә кире кайтарыр өчен,+ янә илгә чыкты. 5  Ул шулай ук бөтен ил буйлап, Яһүдтәге барлык ныгытылган шәһәрләрдә хөкемчеләр билгеләде+ 6  һәм аларга болай диде: «Үз эшегезгә игътибарлы булыгыз, чөнки сез кеше өчен түгел, ә Йәһвә өчен хөкем итәсез. Сез хөкем иткәндә, ул сезнең белән.+ 7  Йәһвәдән куркыгыз.+ Алдын-артын уйлап эшләгез, чөнки Аллаһыбыз Йәһвә — гадел ул,+ кешеләрне аеру+ һәм ришвәт алу+ дигән нәрсә юк аңарда». 8  Иерусалимда да Йәһшәфәт ле́вилеләрнең, руханиларның һәм Исраилдәге нәсел башлыкларының кайберләрен хөкемчеләр итеп билгеләде. Алар Йәһвә исеменнән хөкем итәргә һәм Иерусалим халкы өчен хөкем карарлары чыгарырга тиеш иде.+ 9  Ул аларга мондый боерык бирде: «Йәһвәдән куркып, тугрылык һәм бербөтен* йөрәк белән эш итегез: 10  бүтән шәһәрләрдә яшәгән кан кардәшләрегез кан коюга кагылышлы эш+ белән килгән чакта яки берәр канун, әмер, күрсәтмә я хөкем карарлары белән бәйле мәсьәлә буенча мөрәҗәгать иткәндә, аларны Йәһвә алдында гаепле булып китмәсеннәр дип кисәтегез; югыйсә аның сезгә һәм сезнең кан кардәшләрегезгә ачуы чыгар. Шулай эшләп, сез гаепле булмассыз. 11  Баш рухани Әмәри́ Йәһвәгә гыйбадәт кылу белән бәйле һәр мәсьәләдә өстегездән башчы булачак.+ Исмәгы́йль улы Зәбадия́ патша эшләре белән бәйле һәр мәсьәләдә Яһүд йортында — җитәкче, ә ле́вилеләр сездә башлыклар булачак. Кыю һәм тырыш булыгыз. Йәһвә яхшы эшләрегезне* фатихаласын».+

Искәрмәләр

Яки «беркеттең».
Яки «тулысынча бирелгән».
Яки «яхшылык кылучыларны».

Искәрмәләр

Медиаматериал