Канун 33:1—29

33  Аллаһы кешесе Муса үз үлеме алдыннан исраиллеләрне фатихалады.+ 2  Ул болай диде: «Йәһвә Синайдан килде,+Ул аларны Сәгыйрдән яктыртты. Даны белән таулы җир Параннан балкыды,+Аның белән мириадлаган изге фәрештәләре,*+Уң кулы ягында гаскәриләре булды.+ 3  Ул үз халкын яратты.+ И Аллаһы, халыкның бар изгеләре синең кулыңда.+ Алар синең аяк очына утырып,+Сүзләреңне тыңлый башлады.+ 4  (Муса безгә әмер — канун бирде,+Ягъкуб җыелышы аңа ия булды.)+ 5  Халык башлыклары+Исраилнең бөтен кабиләләре белән+ җыелганда,Аллаһы Йәшурунда*+ патша булды. 6  Руби́н яшәсен — үлмәсен+Һәм аның кешеләре кимемәсен».+ 7  Ул Яһүдне болай дип фатихалады:+ «И Йәһвә, Яһүднең тавышын ишет,+Аны үз халкына кире китер. Ул үз кулы белән үзенекен яклады,*Аңа дошманнарына каршы сугышырга булыш».+ 8  Ле́ви турында ул болай дип әйтте:+ «Синең* тумми́м белән уримың+ үзеңә тугры кеше кулында,+Син аны Масса́һ янында сынадың.+ Аның белән Мәрибә́ сулары янында бәхәсләшә башладың.+ 9  Ул кеше үз әтисе һәм әнисе турында: „Мин алар яклы булмадым“,— диде. Ул хәтта үз абый-энеләрен санга сукмады,+Үз улларына игътибар итмәде, Чөнки ул синең сүзеңне тоттыҺәм килешүеңне үтәде.+ 10  Ул Ягъкубны — синең хөкемнәреңә,+Исраилне Кануныңа өйрәтсен.+ Ул синең өчен хуш ис итеп фимиам яндырсын,+Мәзбәхеңдә тулаем яндыру корбаны китерсен.+ 11  И Йәһвә, аның көчен фатихалаҺәм аның эшләренә илтифат күрсәт. Аңа каршы күтәрелгәннәрнең ботларын сындыр,Шулчак аны нәфрәт итүчеләр бүтән күтәрелмәс». 12  Биньями́н турында ул болай диде:+ «Йәһвәнең яратканы аның яклавы астында яшәсен. Ул аны көне буе сыендыра,Ул аның иңбашлары арасында яшәр». 13  Йосыф турында ул болай диде:+ «Йәһвә аның җирен фатихаласын,+Күкнең иң яхшы нәрсәләре —Чык һәм җир астыннан аккан чишмә сулары белән фатихаласын,+ 14  Кояш үстергән иң яхшы нәрсәләр,Ай саен иң яхшы уңышлар белән фатихаласын,+ 15  Борынгы* таулардагы иң яхшы нәрсәләр+Һәм гасырлар буе торасы калкулыклардагы иң яхшы нәрсәләр белән фатихаласын, 16  Җирнең иң яхшы нәрсәләре һәм аны тутырган нәрсәләр белән+Һәм чәнечкеле куакта Күренүченең хуплавы белән фатихаласын.+ Алар Йосыфның башына,Үз абый-энеләреннән аерып куелганның баш түбәсенә яусын.+ 17  Аның гайрәте беренче туган үгезнеке кебек,Аның мөгезләре — кыргый үгезнең мөгезләре. Алар белән ул халыкларны,Аларның барысын җирнең чикләренә кысрыклар.* Аның мөгезләре — Ифраимның дистәләгән меңнәре,+Алар — Манашшеның меңнәре». 18  Зәбулу́н турында ул болай диде:+ «И Зәбулун, чыкканда сөен,Син, Иссаха́р, чатырларыңда шатлан.+ 19  Алар халыкларны тауга чакырыр. Анда алар тәкъвалык корбаннары китерер. Алар диңгезләрнең мул байлыгыннан,Комда яшерелгән хәзинәләрдән тукланыр». 20  Гәд турында ул әйтте:+ «Гәд чикләрен киңәйтүче фатихалы.+ Ул анда кулны да, башны да ботарларга әзерАрыслан кебек ята. 21  Ул үзенә иң яхшы өлешне сайлар,+Һәм бу — аңа канун бирүче билгеләгән өлеш.+ Халык башлыклары бергә җыелыр,Ул Исраи́л өчен Йәһвәнең гаделлеген,*Аның хөкемнәрен үтәр». 22  Дан хакында ул әйтте:+ «Дан — арыслан баласы.+ Ул Башаннан сикереп чыгар».+ 23  Нәфтәли́ хакында ул болай диде:+ «Нәфтәли Йәһвәнең хуплавына ия,Ул аңа һәрьяктан фатихасын биргән. Көнбатыш белән көньякны биләп ал». 24  Әши́р турында ул әйтте:+ «Әширнең фатихасы — уллары. Аны абый-энеләре хупласын,Ул үз аякларын майга батырсын.* 25  Капкаларыңның бикләре — тимер һәм бакыр,+Синең бар көннәрең хәвеф-хәтәрсез үтәр». 26  «Йәшурунның+ Аллаһысы кебек беркем юк,+Ул сиңа ярдәм итәр өчен күк аша үтә,Үз мәһабәтлегендә болытларда бара.+ 27  Аллаһы — борынгы заманнардан сыену урыны,+Аның мәңгелек куллары сине тотып тора.+ Ул синең алдыңнан дошманнарны куып җибәрер+ Һәм: „Аларны юк ит!“ — дияр.+ 28  Ашлык һәм яңа шәраб җирендә,+Күкләреннән чык тамган җирдә+ Исраил иминлектә яшәр,Ягъкубның токымнары* аулакта торыр. 29  Бәхетле син, Исраил!+ Синең кебек халык бармы?+ Йәһвә — синең коткаручың,+Ул — синең саклау калканың,+Мәһабәт кылычың. Дошманнарың синең алдыңда ялагайланыр,+Син аларның аркаларын* таптарсың».

Искәрмәләр

^ Яки «дистәләгән мең изгеләре».
^ Мәгъ. «намуслы». Исраилнең хөрмәтле исеме.
^ Яки «үзенеке өчен көрәште».
^ Бу шигырьдәге «синең» һәм «син» сүзләре Аллаһыга күрсәтә.
^ Я, бәлки, «Көнчыгыш».
^ Яки «сөзәр».
^ Яки «тәкъвалыгын».
^ Яки «майда юсын».
^ Сүзгә-сүз «чишмәсе».
^ Я, бәлки, «биеклекләрен».

Искәрмәләр

Медиаматериал