Йәзәкил 35:1—15
35 Йәһвә миңа тагын болай дип әйтте:
2 «Адәм улы, йөзеңне Сәгыйрнең+ таулы җиренә таба бор. Аның турында болай дип пәйгамбәрлек ит.+
3 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа каршы чыгам, и Сәгыйрнең таулы җире. Мин сине җәзалар өчен кулымны сузармын һәм сине буш, ташландык җиргә әйләндерермен.+
4 Мин шәһәрләреңне хәрабәләргә әйләндерермен. Син буш, ташландык җир булырсың.+ Шунда син минем Йәһвә икәнемне белерсең.
5 Чөнки син сүнмәс дошманлык күрсәттең,+ исраиллеләрне, алар бәла-каза кичергәндә һәм соңгы җәзаларын алганда, кылычка бирдең“.+
6 „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— мин сине кан коюга әзерләрмен. Үлем сине эзәрлекләр.+ Син үзең койган канны нәфрәт иттең, шуңа күрә үлем сине эзәрлекләр.+
7 Мин Сәгыйрнең таулы җирен буш,+ ташландык җир итеп калдырырмын. Мин аның аша үтеп баручы һәркемне һәм аның аша кайтучы һәркемне юк итәрмен.
8 Мин аның тауларын үлгәннәр белән тутырырмын. Синең калкулыкларыңда, үзәннәреңдә һәм бар агымнарыңда кылычтан һәлак булганнар ятар.
9 Мин сине мәңгегә буш калдырырмын, шәһәрләреңдә кешеләр яшәмәс.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.
10 Йәһвә шушы ике халык арасында булса да, син: „Бу ике халык һәм бу ике җир минеке булыр. Без икесен дә яулап алырбыз“+,— дип әйттең.
11 „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сиңа ачуың һәм көнчелегеңә карап кайтарырмын. Аларны нәфрәт иткәнгә, синең аларга ачуың чыкты һәм көнчелегең туды.+ Сине хөкем иткәндә, мин үземне алар арасында билгеле итәрмен.
12 Шунда син шуны белерсең: син Исраи́л тауларына каршы дорфа сөйләп: „Алар буш калды һәм безгә йотар өчен* бирелгән“,— дип әйткән бар сүзләреңне мин, Йәһвә, ишеттем.
13 Сез миңа каршы масаеп сөйләдегез һәм миңа каршы тагы да күбрәк сүзләр әйттегез.+ Мин моның барысын да ишеттем“.
14 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине буш, ташландык җиргә әйләндергәч, бөтен җир шатланыр.
15 Исраил халкының мирасы буш ятканда, син шатландың. Шуңа күрә мин дә синең белән шулай эш итәрмен.+ И Сәгыйрнең таулы өлкәсе, әйе, бөтен Эдо́м, син ташландык хәрабәләр булып калырсың.+ Шунда кешеләр минем Йәһвә икәнемне белерләр“».
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «ризык итеп».

