Йәзәкил 25:1—17

25  Йәһвә миңа тагын болай диде: 2  «Адәм улы, йөзеңне Аму́н халкына+ таба бор һәм аның турында пәйгамбәрлек ит.+ 3  Амун халкы турында әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең сүзен тыңла. Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син, изге урыным нәҗесләнгәндә, Исраи́л җире буш ятканда һәм Яһүд халкы әсирлектә яшәгәндә: „Шул кирәк сиңа!“ — дидең. 4  Шуңа күрә мин сине Көнчыгыш халкына, алар сине яулап алсын өчен, бирермен. Алар синдә үз лагерьларын* урнаштырыр һәм синең араңда үз чатырларын корыр. Алар җимешләреңне ашар һәм сөтеңне эчәр. 5  Мин Рабаһны+ дөяләр өчен көтүлек итәрмен һәм Амунлылар җирен көтүләр ял итә торган урын итәрмен. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“». 6  «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син кул чабып,+ аяк типтең. Исраил җирен аяусыз мәсхәрәләп җаның шатланды.+ 7  Шуңа күрә мин сине җәзалар өчен кулымны сузармын һәм, халыклар сине таласыннар өчен, аларга бирермен. Мин сине халыклар арасыннан юк итәрмен, илләр арасыннан юкка чыгарырмын.+ Мин сине кырып ташлармын, һәм син минем Йәһвә икәнемне белерсең“. 8  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Моа́б+ белән Сәгы́йр+ болай диде: „Менә! Яһүд халкы башка бар милләтләр кебек“. 9  Шуңа күрә мин Моабның бер ягын* — шул җирнең матурлыгын* — чиге янындагы шәһәрләрне ачармын. Бәйтишимутны, Багалмигунны һәм Кырьятаимга кадәр җәелгән якны ачармын.+ 10  Мин аны да, амунлыларны да Көнчыгыш халкына, аны яулап алсыннар өчен, бирермен.+ Шуңа күрә халыклар амунлыларны искә дә төшермәс.+ 11  Мин Моабта хөкемемне үтәрмен,+ һәм алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“. 12  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Эдо́м Яһүд халкыннан үч алып эш итте һәм алардан үч алу аркасында үзен зур гаепкә дучар итте.+ 13  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Эдомны да җәзалар өчен кулымны сузармын, кешене дә, малны да юк итәрмен. Эдомны буш калдырырмын.+ Алар Теманнан алып Диданга кадәр кылычтан һәлак булыр.+ 14  „Мин Исраил халкымның кулы ярдәмендә Эдомнан үч алырмын.+ Алар ачуымны һәм ярсуымны Эдомга яудырыр. Шулай итеп Эдом минем үч алуымны татыр“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“. 15  Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Филистилеләр сүнмәс дошманлык хисе белән янып торганга, Исраилдән хәйләләп үч алырга һәм аны җимерергә уйлады.+ 16  Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин филистилеләрне җәзалар өчен кулымны сузам.+ Мин керетлеләрне юк итәрмен+ һәм диңгез ярында яшәүчеләрнең калдыгын юкка чыгарырмын.+ 17  Мин аларга ачу тулы җәзалар биреп һәм үч алып бөек эшләр башкарырмын. Мин алардан үч алгач, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».

Искәрмәләр

^ Яки «стеналар белән уратып алынган яшәү урыннарын».
^ Яки «бизәген».
^ Яки «тау битен».

Искәрмәләр

Медиаматериал