Ирмия 30:1—24
30 Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде:
2 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Сиңа әйткән бар сүзләремне китапка язып куй.
3 Чөнки Йәһвә менә нәрсә ди: „Менә мин халкымның — Исраил белән Яһүднең әсирләрен җыячак көннәр килә+,— дип әйтә Йәһвә.— Мин аларны ата-бабаларына үзем биргән җиргә кире кайтарырмын, һәм ул янә аларныкы булыр“».+
4 Йәһвәнең Исраил белән Яһүдкә әйткән сүзләре.
5 Йәһвә менә нәрсә ди:
«Дерелдәп торган кешеләрнең тавышы ишетелә.
Анда хәвеф-хәтәр, анда тынычлык юк.
6 Ир кеше бала тудыра аламы? Сорачы.
Алайса, нигә һәр көчле ир-ат куллары беләнБала тудыручы хатын сыман үз корсагын* тотып тора?+
Нигә һәрберсенең йөзе агарынган?
7 И-их! Бу коточкыч* көн бит.+
Аңа тиң көн юк,Бу Ягъкубның кайгы-хәсрәт вакыты.
Әмма ул аннан коткарылыр».
8 «Ул көнне мин муеныңда булган камытыңны сындырырмын һәм каешларыңны* икегә өзәрмен,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Чит кешеләр* аны* бүтән үз колы итмәс.
9 Алар үз Аллаһылары Йәһвәгә, шулай ук мин үзләре өчен күтәрәчәк патшалары Давытка хезмәт итәр».+
10 «Син, хезмәтчем Ягъкуб, курыкма,— дип әйтә Йәһвә.—И Исраил, котың алынмасын.+
Чөнки мин сине — ерактагы җирдән,Токымыңны әсирлек җиреннән коткарырмын.+
Ягъкуб кире кайтыр һәм тыныч-имин яшәр.
Аларны һичкем куркытмас».+
11 «Чөнки мин сине коткарыр өчен синең белән,— дип әйтә Йәһвә.—Мин сине бар халыклар арасына тараткан идем, әмма хәзер аларны юк итәрмен.+
Сине исә юк итмәм.+
Сине тиешле дәрәҗәдә төзәтермен,Җәзасыз һич тә калдырмам».+
12 Йәһвә болай ди:
«Синең яраң төзәлмәслек.+
Аны дәвалап булмый.
13 Судта синең эшеңне яклар кеше юк.
Җәрәхәтеңне дәвалау чарасы юк.
Сине савыктырып булмый.
14 Бар сөяркәләрең сине онытты.+
Алар сине инде эзләми.
Мин сиңа дошман суккандай суктым,+Рәхимсез кешедәй җәзаладым,Чөнки синең гаебең бөек, һәм гөнаһларың бик күп.+
15 Нигә син үз яраң турында зарланасың?
Авыртуыңны дәвалап булмый!
Мин сиңа моны бөек гаебең һәм күп гөнаһларың+ өчен эшләдем.
16 Шуңа күрә сине тар-мар итүчеләрне тар-мар итәрләр,+Дошманнарың да әсирлеккә китәр.+
Талаучыларыңны таларлар,Бөлдерүчеләреңне мин бөлдерүчеләр кулына бирермен».+
17 «„Әмма алар сине куылган дип атап:
„Беркем дә эзләмәгән Сио́н“+,— дисәләр дә,Мин сине сәламәтләндерермен һәм яраларыңны савыктырырмын“+,— дип әйтә Йәһвә».
18 Йәһвә менә нәрсә ди:
«Мин Ягъкуб чатырларына килеп, әсирләрне җыярмын,+Мин аларны жәлләп яшәү урыннарын торгызырмын.
Шәһәр үз калкулыгында яңадан торгызылыр,+Һәм ныгытылган манара үз урынында торыр.
19 Алар рәхмәтләр әйтер һәм шатланып кычкырыр.+
Мин аларны ишәйтермен, алар аз санлы булмас.+
Мин аларны ишле* итәрмен,Һәм алар әһәмиятсез булмас.+
20 Аның уллары элеккечә яшәр,Аның җыелышы минем алдымда нык урнашыр.+
Мин аның бар эзәрлекләүчеләрен җәзалармын.+
21 Аның бөек кешесе,Аның идарәчесе аның арасыннан чыгар.
Аны үземә якын килергә чакырырмын, һәм ул миңа якынлашыр».
«Югыйсә миңа якынлашырга кем батырчылык итәр? — ди Йәһвә.—
22 Сез минем халкым булырсыз,+ ә мин сезнең Аллаһыгыз булырмын».+
23 Менә! Йәһвәнең давылы котырынып китәр.+
Өермәле җил-давыл явызларның башына ябырылып төшәр.
24 Йәһвә, үз йөрәгендәге ниятләрен үтәп тормышка ашырганчы,Үзенең көйдергеч ачуыннан кире кайтмас.+
Сез моны соңгы көннәрдә аңларсыз.+
Искәрмәләр
^ Яки «билен».
^ Сүзгә-сүз «бөек».
^ Сүзгә-сүз «бауларыңны».
^ Яки «Чит ил кешеләре».
^ Яки «аларны».
^ Я, бәлки, «абруйлы».

