Зәкәрия 13:1—9

13  Ул көнне, Давыт йортын һәм Иерусалим халкын гөнаһ белән пычрактан чистартыр өчен, кое казылачак.+ 2  „Ул көнне,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин бу җирдән потларның исемнәрен җуеп бетерәчәкмен,+ һәм аларны бүтән искә дә алмаячаклар. Мин шулай ук бу җирне пәйгамбәрләрдән+ һәм шакшы тәэсирдән* чистартачакмын. 3  Әгәр кем дә булса кабат пәйгамбәрлек итә башласа, аны дөньяга китергән әти-әнисе аңа болай дип әйтер: „Син яшәмәячәксең, чөнки син Йәһвә исеменнән ялган сөйлисең“. Шунда дөньяга китергән әти-әнисе аны пәйгамбәрлек иткәне өчен чәнчеп үтерәчәк.+ 4  Ул көнне һәр пәйгамбәргә үзенең пәйгамбәрлек күренеше аркасында оят булачак. Башкаларны алдамасыннар өчен, алар инде йонлы кием* киеп+ йөрмәячәк. 5  Аларның һәрберсе: „Мин пәйгамбәр түгел. Мин игенче, чөнки әле яшь чакта мине бер кеше кол итеп сатып алган иде“,— диячәк. 6  Әгәр дә аларның берәрсеннән: „Синең тәнеңдә* нинди җәрәхәтләр ул?“ — дип сорасалар, ул: „Бу дусларымның* йортында алган җәрәхәтләр“,— дип җавап бирәчәк“. 7  „Әй кылыч, көтүчемә каршы күтәрел,+Иптәшемә каршы күтәрел,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.—Көтүчене һәлак ит,+ һәм көтү* таралсын.+ Мин кулымны әһәмиятсез булганнарга каршы күтәрәчәкмен“. 8  „Бөтен җирдә,— дип игълан итә Йәһвә,—Кешеләрнең өчтән ике өлеше һәлак булачак, юк ителәчәк,Ә өчтән бер өлеше исән калачак. 9  Шул өчтән бер өлешне мин ут аша үткәрәчәкмен,Көмешне сафландыргандай* сафландырачакмын,Алтынны сынагандай сынаячакмын.+ Алар миңа исемем белән дәшәчәк,Һәм мин аларга җавап бирәчәкмен. Мин: „Бу минем халкым“+,— диячәкмен,Һәм алар: „Йәһвә безнең Аллаһыбыз“,— диячәк“.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «рухтан».
Яки «пәйгамбәр киемен».
Сүзгә-сүз «кулларың арасында», ягъни күкрәктә я аркада.
Яки «яраткан кешеләремнең».
Яки «сарыклар».
Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.

Искәрмәләр

Медиаматериал