Зәбур 92:1—15
Шимбә көне җыры. Мәдхия.
92 И Йәһвә, сиңа рәхмәтләр белдерү,+И Аллаһы Тәгалә, исемеңә мәдхияләр җырлау* шундый яхшы!
2 Иртән тугры мәхәббәтең+ турында сөйләү,Төннәрен тугрылыгың турында игълан итү,
3 Ун кыллы уен коралы һәм лю́тня* көенә,Арфаның аһәңле тавышына кушылып җырлау шундый яхшы!+
4 И Йәһвә, син мине үз эшләрең белән сөендерәсең,Һәм мин кулларың кылган эшләреңә шатланып, аваз салам.
5 Эшләрең нинди бөек синең, и Йәһвә!+
Уйларың нинди тирән!+
6 Аңсыз адәм боларны белә алмый,Акылсыз кеше шуны аңлый алмый:+
7 Явызлар чүп үләне* кебек үсә,Бөтен яманлык кылучылар чәчәк ата,Әмма бу — алар мәңгегә юк ителсеннәр өчен генә.+
8 Синең дәрәҗәң исә, и Йәһвә, мәңге югары булыр.
9 И Йәһвә, дошманнарыңа тантаналы караш белән кара,Күр, дошманнарың ничек һәлак булачак,Бар явызлык кылучылар таркалачак.+
10 Әмма син миңа кыргый үгезнекедәй көч* бирерсең.
Мин тәнемне саф май белән майлармын.+
11 Күзләрем дошманнарыма тантана белән карар,+Колакларым миңа һөҗүм итүче явыз бәндәләрнең һәлакәте хакында ишетер.
12 Тәкъвалар исә финик пальмасы шикелле гөрләп үсәр,Ливандагы эрбет агачы күк күтәрелер.+
13 Алар Йәһвәнең йортына утыртылган.
Алар Аллаһыбызның ишегалларында гөрләп үсә.+
14 Хәтта картлык көннәрендә дә* алар җимеш биреп торыр,+Элеккечә көч-дәрманлы* һәм нык булыр,+
15 Йәһвәнең намуслы булуын игълан итәр.
Ул — Кыям минем,+ юк аңарда гаделсезлек.
Искәрмәләр
^ Яки «көй уйнау».
^ Кыллы уен коралының бер төре.
^ Яки «үлән».
^ Сүзгә-сүз «мөгез».
^ Яки «Чәчләренә чал кергәндә дә».
^ Сүзгә-сүз «көр».

