Зәбур 56:1—13

Дирижер өчен: «Ерактагы өнсез күгәрчен»гә салынган. Микта́м.* Давытның филистилеләр аны Гефта кулга алганнан соң язган мәдхиясе.+ 56  Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, чөнки үлемле кеше миңа һөҗүм итә.* Көне буе алар миңа каршы сугыша, җәберли мине.  2  Дошманнарым көне буе мине эләктерергә омтыла,Күпләр масаеп, миңа каршы сугыша.  3  Курыкканда+ мин сиңа таянам.+  4  Аллаһының сүзен мактыйм мин,Ходаема таянам, курыкмыйм. Гади кеше* миңа ни эшли алсын?+  5  Көне буе алар миңа зыян китерә,Аларның уенда — миңа зарар китерү генә.+  6  Алар миңа һөҗүм итәргә дип яшеренә,Җанымны алырга өметләнеп,+Һәр адымымны күзәтеп тора.+  7  Явызлыклары өчен аларны кире как. Ачуың белән халыкларны тар-мар ит, и Аллаһы.+  8  Качып йөрүләремне син күздән кичерәсең.+ Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы.+ Китабыңда алар турында язылган түгелме?+  9  Сиңа ярдәм сорап ялварган көнне дошманнарым чигенер.+ Аллаһының минем яклы икәненә ышанычым нык минем.+ 10  Аллаһының сүзен —Йәһвәнең сүзен мактыйм мин, 11  Ходаема таянып яшим, курыкмыйм.+ Гади кеше миңа ни эшли алсын?+ 12  И Ходаем, мин сиңа биргән вәгъдәләрем белән бәйләнгәнмен,+Сиңа рәхмәт бүләкләре китерермен.*+ 13  Чөнки якты дөньяда яшәп, Аллаһы юлында йөрер өчен,+Син мине үлемнән коткардың,+Аякларымны абынудан сакладың.+

Искәрмәләр

^ Яки «мине эләктереп алмакчы була».
^ Сүзгә-сүз «Тән».
^ Яки «рәхмәтләр белдерермен».

Искәрмәләр

Медиаматериал