Зәбур 26:1—12
Давытның мәдхиясе.
26 И Йәһвә, хөкем ит мине, чөнки мин сафлыгым юлыннан йөрдем.+
Сиңа мин, Йәһвә, икеләнмичә таяндым.+
2 И Йәһвә, тикшер, сына мине.
Яшерен уйларымны* һәм йөрәгемне сафландыр.+
3 Чөнки синең тугры мәхәббәтең һәрвакыт минем алдымда,Һәм мин синең хакыйкать юлыңнан йөрим.+
4 Мин ялганчы кешеләр белән аралашып утырмыйм,+Чын йөзләрен яшерүчеләрдән сакланып йөрим.
5 Мин явыз бәндәләр өерен нәфрәт итәм,+Бозыклар белән аралашып утырудан баш тартам.+
6 Гаепсез булуымны күрсәтеп, кулларымны юармынҺәм мәзбәхең* тирәли әйләнеп чыгармын, и Йәһвә.
7 Моны рәхмәт сүзләре яңгырасын өчен,+Гаҗәеп эшләреңне игълан итәр өчен эшләрмен.
8 Йәһвә, мин синең яшәгән йортыңны+ —Синең даның торган урынны яратам.+
9 Мине* гөнаһ кылып йөрүчеләр белән бергә себереп түкмә,+Гомеремне рәхимсез* кешеләрнеке белән бергә өзмә,
10 Аларның куллары хурлыклы эшләрдә катнаша,Уң куллары ришвәт белән тулы.
11 Мин исә сафлыгым юлыннан йөрермен.
Коткар* мине һәм илтифат күрсәт миңа.*
12 Аягым тигез җирдә тора,+Зур җыелышта мин Йәһвәне мактармын.+
Искәрмәләр
^ Яки «Иң тирән хис-тойгыларымны». Сүзгә-сүз «Бөерләремне».
^ Яки «Җанымны».
^ Яки «кан коюда гаепле».
^ Сүзгә-сүз «Йолып ал».
^ Яки «мине хуп күр».

