Зәбур 139:1—24

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр. 139  И Йәһвә, син мине сынадың, син мине беләсең.+  Син минем кайчан утырганымны да, кайчан торганымны да беләсең,+Уйларымны ерактан ук белеп аласың.+  Йөримме мин, ятаммы, син мине күзәтеп торасың,*Сиңа минем бөтен юлларым билгеле.+  Сүзем әле тел очына да килмәгән,Ә син, Йәһвә, аны инде яхшы беләсең.+  Алдан да, арттан да син мине чолгап аласың,Кулыңны өстемә саласың.  Андый белем — башыма сыймаслык* нәрсә. Ул минем өчен акыл ирешмәслек биек.*+  Синең рухыңнан кая китим? Йөзеңнән кая качыйм?+  Күккә күтәрелгән булсам, син шунда булыр идең,Ятагым Кабердә* булган булса, син шунда булыр идең.+  Таң канатларында очып китеп,Иң ерак диңгез буйларына урнашсам да, 10  Хәтта анда да синең кулың мине җитәкләр иде,Уң кулың мине тотып торыр иде.+ 11  «Караңгылык мине, һичшиксез, каплап алыр!» — дисәм дә,Тирә-ягымдагы төн яктылык булыр иде. 12  Синең өчен хәтта караңгылык та дөм караңгы түгел,Ә төн көн кебек якты,+Караңгылык синең өчен — шундый ук яктылык.+ 13  Син бит бөерләремне барлыкка китердең,Әнием карынында мине һәрьяклап пәрдә белән аерып алдың.*+ 14  Сине мактыйм мин, чөнки шундый гаҗәеп яратылуым тирән хөрмәт уята.+ Синең эшләрең гаҗәеп,+Һәм мин моны бик яхшы беләм. 15  Мин яшерен рәвештә яратылганда,Җир куенында тукып ясалганда,Сөякләрем синнән яшерен булмаган.+ 16  Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән;Әле бер өлешем дә булмаганда,Аларның үсеше турында индеБарысы да китабыңда язылган булган. 17  Минем өчен синең уй-фикерләрең шундый кадерле!+ И Ходаем, алар исәпсез күп!+ 18  Санарга тотынсаң, ком бөртекләреннән дә күбрәк булыр алар.+ Уянганда, мин уйларымда синең белән булам.*+ 19  И Аллаһы, явызны һәлак итсәң иде!+ Шулчак залимнәр* янымнан китәр иде, 20  Алар сиңа каршы явыз нияттән чыгып сөйли,*Исемеңне кирәк-кирәксезгә кулланучы дошманнарың алар.+ 21  И Йәһвә, сине нәфрәт итүчеләрне нәфрәт итәм түгелме?+ Сиңа каршы фетнә күтәрүчеләргә җирәнеп карыйм түгелме?+ 22  Мин аларны бөтенләй күралмыйм,+Алар җан дошманнарым булып китте. 23  И Аллаһы, мине сынап, күңелемне бел;+Тикшереп, борчулы уйларымны бел;+ 24  Кара, миндә берәр нинди начар омтылыш юкмы икән,+Мине мәңгелек тормыш юлыннан алып бар.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «үлчисең».
Яки «ис китәрлек».
Яки «күп».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «мине тукыдың».
Я, бәлки, «мин һаман да аларны санар идем».
Яки «кан коюда гаепле адәмнәр».
Яки «үзләренең уй-фикерләрен әйтә».

Искәрмәләр

Медиаматериал