Зәбур 111:1—10

111  Йәһне* мактагыз!+ א [әлиф] Намуслылар җыенында һәм җыелыштаב [бәт] Мин бөтен йөрәгем белән Йәһвәне мактармын.+ ג [гимел] 2  Йәһвәнең эшләре бөек,+ד [дәлит] Алардан рәхәтлек тапкан һәркем аларны тикшереп өйрәнә.+ ה [хе] 3  Аның эшләре шөһрәтле һәм мәһабәт,ו [вав] Тәкъвалыгы мәңгелек.+ ז [зәйин] 4  Ул үзенең гаҗәеп эшләрен онытылмаслык иткән.+ ח [хет] Йәһвә кызганучан* һәм шәфкатьле.+ ט [тет] 5  Үзен тирән хөрмәт итүчеләргә ул ризык-нигъмәт бирә.+ י [йод] Ул үз килешүен беркайчан да онытмас.+ כ [каф] 6  Ул үз халкына кодрәтле эшләрен күрсәтте,ל [ләмид] Башка халыкларның мирасын аларга биреп.+ מ [мем] 7  Куллары кылган эшләр — хакыйкать һәм гаделлек.+ נ [нун] Аның бөтен боерыклары ышанычка лаек.+ ס [сәмих] 8  Алар һәрвакыт ышанычлы,* хәзер һәм мәңге;ע [әйин] Аларның нигезе — хакыйкать һәм тәкъвалык.+ פ [пе] 9  Ул үз халкын йолып алган.+ צ [тсаде] Ул үз килешүен мәңгегә урнаштырган. ק [коф] Аның исеме изге, курку-хөрмәт уята.+ ר [реш] 10  Йәһвәгә карата тирән хөрмәт — зирәклекнең башы.+ ש [шин] Аның боерыкларын* үтәп яшәүчеләрнең һәммәсе — төшенүчән.+ ת [тау] Ул мәңге макталсын.

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «киң күңелле».
Яки «нигезле».
Сүзгә-сүз «Аларны».

Искәрмәләр

Медиаматериал