Даниял 7:1—28

7  Бабы́л патшасы Бәлшәзәрнең+ идарә итүенең беренче елында Дания́л, ятагында йоклап ятканда, төшендә төрле күренешләр күрде.+ Шунда ул төшне язып куйды,+ барысын да тәфсилләп язды. 2  Даниял болай диде: «Төнлә мин мондый күренеш күрдем: менә, дүрт күк җиле зур диңгезне дулкынландыра.+ 3  Һәм диңгездән бер-берсенә охшамаган дүрт гаять зур җанвар чыга.+ 4  Беренчесе арысланга охшаш,+ һәм аның бөркетнекедәй канатлары бар+. Мин карап торган арада, аның канатларын йолкып ташладылар, аннары аны җирдән күтәреп, кешене бастыргандай, арткы ике аягына бастырдылар. Һәм аңа адәм йөрәге бирелде. 5  Аннары икенче бер җанварны күрдем. Ул аюга охшаш иде.+ Ул бер аягын күтәргән, авызына өч кабырга капкан иде. Аңа: „Тор да күп итеп ит аша“,— диелде.+ 6  Мин карап торуымны дәвам иттем һәм бүтән бер җанварны күрдем. Ул капланга охшаш иде,+ әмма сыртында кошныкыдай дүрт канаты бар иде. Ул дүрт башлы иде.+ Аңа идарә итәр өчен хакимлек бирелде. 7  Аннары мин төнге күренештә дүртенче җанварны күрдем. Ул коточкыч, дәһшәтле һәм гадәттән тыш көчле иде. Аның зур тимер тешләре бар иде. Ул тирә-яктагы бар нәрсәне йотып, ватып-җимереп, ә калганын аяклары белән таптап барды.+ Ул үзенә хәтле булган бар җанварлардан аерылып тора иде, һәм аның ун мөгезе бар иде. 8  Мин мөгезләренә игътибар белән карап торган арада, алар арасыннан тагын бер мөгез — кечкенә мөгез+ чыкты, ә беренче мөгезләрнең өчесе аның каршында* тартып чыгарылды. Ул мөгезнең адәмнекедәй күзләре һәм эреләнеп* сөйләгән авызы бар иде.+ 9  Мин карап торуымны дәвам иттем һәм тәхетләр куелып, борынгыдан яшәп килгән Затның үз тәхетенә утырганын күрдем.+ Аның киеме кардай ап-ак,+ башындагы чәчләре саф йондай иде. Аның тәхете гүя ут ялкыннары, тәхетенең тәгәрмәчләре гүя ялкынланып янган ут иде.+ 10  Аның тәхетеннән ут елгасы агып чыга иде.+ Миллион фәрештә аңа хезмәт итә һәм йөз миллион фәрештә аның хозурында тора иде.+ Суд+ утырышы башланды, һәм китаплар ачылды. 11  Мөгезнең эреләнеп* әйткән сүзләрен+ ишетеп, мин каравымны дәвам иттем. Мин җанвар үтерелеп, үләксәсе утка ыргытылып юк ителгәнчегә кадәр карап тордым. 12  Бүтән җанварларның+ исә хакимлеге тартып алынды, һәм аларның гомерләре вакытка һәм дәвергә озайтылды. 13  Аннары мин төнге күренештә адәм улына+ охшаш берәүнең күк болытлары белән килүен күрдем. Аңа борынгыдан яшәп килгән Зат+ янына килергә рөхсәт ителде, һәм ул Аның хозурына якын китерелде. 14  Бөтен халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре аңа хезмәт итсен өчен,+ аңа хакимлек,+ дан+ һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге — беркайчан юк ителмәс мәңгелек хакимлек, аның патшалыгы — җимерелмәс патшалык.+ 15  Шунда мин, Даниял, төнлә күргән күренешләр аркасында куркуга төшеп, күңелем тәмам хафаланды.+ 16  Мин анда басып торган фәрештәләрнең берсе янына килеп, моның чын мәгънәсен сорадым. Һәм җавап итеп, ул миңа барын да аңлатып бирде: 17  „Шушы дүрт гаять зур җанвар+ — җирдән күтәреләчәк дүрт патша.+ 18  Әмма патшалык Ходай Тәгаләнең+ изге затларына бирелер,+ һәм патшалык мәңге, мәңге-мәңге алар кулында булыр“.+ 19  Аннары минем бүтән җанварлардан аерылып торган дүртенче җанвар турында күбрәк беләсем килде. Ул яман дәһшәтле иде, аның тешләре — тимер, тырнаклары бакыр иде. Ул тирә-яктагы бар нәрсәне йотып, ватып-җимереп, ә калганын аяклары белән таптап барды.+ 20  Мин шулай ук аның башындагы ун мөгез+ һәм калкып чыгып, өч мөгезне бәреп төшергән бүтән мөгез+ — күзләре һәм эреләнеп* сөйләгән авызы булган һәм кыяфәте белән бүтәннәреннән зуррак булган мөгез турында белергә теләдем. 21  Аннары мин шул мөгезнең изгеләргә каршы сугышып, алардан өстен чыга башлаганын күрдем.+ 22  Борынгыдан яшәп килгән Зат+ килеп, Ходай Тәгаләнең+ изгеләре файдасына хөкем чыгарылганчы һәм изгеләргә патшалыкны алырга билгеләнгән вакыт җиткәнче шулай дәвам итте.+ 23  Ул болай диде: „Дүртенче җанвар җирдә дүртенче патшалык булачагын аңлата. Бу патшалык башка бөтен патшалыклардан аерылып торачак. Ул бөтен җирне йотачак, аны аяк астына салып таптаячак һәм ватып җимерәчәк.+ 24  Ун мөгез исә шул патшалыктан күтәреләчәк ун патшаны аңлата. Алардан соң тагын берәү күтәреләчәк. Ул беренчеләреннән аерылып торачак һәм өч патшаны үзенә буйсындырачак.+ 25  Ул Аллаһы Тәгаләгә каршы сөйләячәк+ һәм Ходай Тәгаләнең изгеләрен бертуктаусыз җәберләячәк. Ул вакытларны һәм канунны үзгәртергә ниятләячәк, һәм алар вакыт, вакытлар һәм ярты вакытка* аның кулына тапшырылачак.+ 26  Әмма Суд утырышы башланды, һәм, аны юкка чыгарыр өчен, бөтенләй бетерер өчен, хакимлеге аның кулыннан тартып алынды.+ 27  Ә патшалык, хакимлек һәм бөтен күкләр астындагы патшалыкларның бөеклеге Ходай Тәгаләнең изге халкына бирелде.+ Аларның патшалыгы — мәңгелек патшалык,+ һәм бөтен патшалыклар аларга хезмәт итәчәк, аларга буйсыначак“. 28  Шуның белән күргән-ишеткәннәрем тәмам. Мин исә, Даниял, үз уйларымнан шулкадәр хафаландым ки, йөзем агарынды.* Шулай да мин моның барысын күңелемдә сакладым».

Искәрмәләр

Яки «каршыннан».
Яки «мактанып».
Яки «мактанып».
Яки «мактанып».
Ягъни өч ярым вакытка.
Яки «кыяфәтем үзгәрде».

Искәрмәләр

Медиаматериал