18 СОРАУ
Аллаһыга якынрак булыр өчен нәрсә эшләргә?
«И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер».
«Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян, үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма. Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр».
«Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк».
«[Аллаһы] бит һәрберебезгә якын».
«Мин өзлексез дога кылам һәм мәхәббәтегез, төгәл белемегез артканнан арта барсын һәм зирәклегегез һәр яктан үсә барсын дип ялварам».
«Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын, һәм аңа биреләчәк».
«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр. Гөнаһ кылучылар, кулларыгызны сафландырыгыз; икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез».
«Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел».

