Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсихкә дога кылу дөресме?

Гайсә Мәсихкә дога кылу дөресме?

КҮПТӘН түгел бер тикшерүче төрле христиан динен тоткан 800 яшүсмергә мондый сорау биргән: «Сез Гайсә догаларыгызны ишетәчәгенә ышанасызмы?» Яшүсмерләрнең 60 процентыннан артыгы бу сорауга «әйе» дип җавап биргән. Шул ук вакыт бер кыз Гайсә урынына «Аллаһы» дигән сүз язган.

Ә сез нәрсә уйлыйсыз? Кемгә дога кылу дөрес: Гайсәгә я Аллаһыгамы *? Бу сорауга җавап табар өчен, әйдәгез башта Гайсәнең дога кылу хакында нәрсәгә өйрәткәнен карап чыгыйк.

ГАЙСӘ КЕМГӘ ДОГА КЫЛЫРГА КИРӘК ДИП ӨЙРӘТКӘН?

Гайсә безне дога кылырга өйрәткән һәм моны ничек эшләргә икәнен күрсәткән.

Үзенең күктәге Атасына дога кылып, Гайсә безгә үрнәк калдырган

ГАЙСӘ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТКӘН. Гайсәнең бер шәкерте аңардан «Хуҗам... безне дә дога кылырга өйрәтче»,— дип сорагач, ул: «Дога кылганда болай диегез: „Атабыз“» — дип әйткән (Лүк 11:1, 2). Өстәвенә, үзенең гаҗәеп Таудагы вәгазендә дә Гайсә дога кылырга дәртләндергән. Ул болай дигән: «Күктәге Атаңа дога кыл». Ул үзенең тыңлаучыларын болай дип ышандырган: «Аллаһы, күктәге Атагыз, сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә» (Маттай 6:6, 8). Үләсе төнне Гайсә үз шәкертләренә: «Минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер»,— дигән (Яхъя 16:23). Шулай итеп Гайсә безне үз Атасына һәм безнең Атабызга — Йәһвә Аллаһыга — дога кылырга өйрәткән (Яхъя 20:17).

ГАЙСӘНЕҢ МИСАЛЫ. Гайсә ничек өйрәткән булса, шулай эш иткән. Ул болай дип дога кылган: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм» (Лүк 10:21). Башка очракта, «Гайсә, күккә карап, болай дигән: „Атам, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа“» (Яхъя 11:41). Үлеме алдыннан ул болай дип дога кылган: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам» (Лүк 23:46). Үзенең күктәге Атасына — «күкнең һәм җирнең Хуҗасына» — дога кылып, Гайсә үзенең шәкертләренә үрнәк калдырган (Маттай 11:25; 26:41, 42; 1 Яхъя 2:6). Гайсәнең беренче шәкертләре аның күрсәтмәләрен ничек аңлаган?

БЕРЕНЧЕ МӘСИХЧЕЛӘР КЕМГӘ ДОГА КЫЛГАН?

Гайсә күккә күтәрелгәннән соң берничә атна үткәч, дошманнар аның шәкертләрен эзәрлекли һәм куркыта башлаган (Рәсүлләр 4:18). Әлбәттә, шәкертләр дога кыла башлаган. Ләкин кемгә? Аллаһы аларга «үзеңнең изге хезмәтчең Гайсә исеме аша» ярдәм итсен дип, «алар барысы бердәм рәвештә Аллаһыга дога кылган» (Рәсүлләр 4:24, 30). Шулай итеп шәкертләре Гайсәнең дога кылуга кагылышлы күрсәтмәләре буенча эш иткән. Алар Гайсәгә түгел, ә Аллаһыга дога кылган.

Еллар узгач, рәсүл Паул үзенең һәм аның хезмәттәшләренең дога кылулары турында язган. Үзенең бер хатында ул болай дигән: «Сезнең турында дога кылганда, Аллаһыга, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Атасына, һәрвакыт рәхмәт укыйбыз» (Көләсәйлеләргә 1:3). Паул шулай ук үз кардәшләренә ул һәрвакыт һәм һәрнәрсә өчен Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеме аша күктәге Атабыз Аллаһыга рәхмәт укый дип язган (Эфеслеләргә 5:20). Бу сүзләрдән без шуны күрәбез: Паул башкаларны «күктәге Атабыз Аллаһыга» Гайсә Мәсих исеме хакына дога кылырга өндәгән (Көләсәйлеләргә 3:17).

Беренче мәсихчеләр кебек, без Гайсәгә, аның дога кылуга кагылышлы күрсәтмәләрен үтәп, яратуыбызны күрсәтә алабыз (Яхъя 14:15). Әгәр дә без күктәге Атабызга гына дога кылсак, шул чакта Мәдхия 114:1, 2 дәге сүзләр безнең өчен тагы да мәгънәлерәк булып китәр. Һәм мәдхия җырлаучы кебек без дә: «Ходай ялварган тавышымны ишеткәнгә, догамны ишеткәнгә сөенәм... Мин бар көннәремдә дә Аңа сыенырмын»,— дип әйтә алырбыз *.

^ 3 абз. Изге Язмалар буенча, Аллаһы һәм Гайсә ике төрле шәхес. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапта 4 нче бүлекне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 11 абз. Догаларыбыз Аллаһыга яраклы булсын өчен, безгә аның нормалары буенча яшәргә кирәк. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китаптагы 17 нче бүлекне карагыз.