Без Яһнәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
КҮП кенә кеше Гайсәнең 12 рәсүле булганын белә. Ләкин күпләр Гайсә белән якын аралашкан шәкертләре арасында хатын-кызлар да булганын белми. Андый хатыннарның берсе Яһнә булган (Мат. 27:55; Лүк 8:3).
Яһнә Гайсәнең хезмәтендә нинди роль уйнаган, һәм без аның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
ЯҺНӘ КЕМ УЛ?
Яһнә «Һиру́д йортында идарә итүче Хузасның хатыны» булган. Хузас, күрәсең, Һируд Антипас йортында өй эшләрен күзәткән. Яһнә Гайсә чирләрдән савыктырган хатыннарның берсе булган. Ул һәм башка хатын-кызлар Гайсә һәм аның рәсүлләре белән бергә йөргән (Лүк 8:1—3).
Яһүд раввиннары хатын-кызлар үз туганы булмаган ир-атлар белән аралашырга һәм бигрәк тә алар белән бергә йөрергә тиеш түгел дип өйрәткән булган. Яһүд ирләренә хатын-кызлар белән күп сөйләшергә рөхсәт ителмәгән. Андый гореф-гадәтләргә карамастан Гайсә Яһнәгә һәм башка иман итүче хатыннарга үзләре белән йөрергә рөхсәт иткән.
Яһнә, Гайсә һәм аның рәсүлләре белән аралашканга, кешеләрнең мыскыллауларына дучар булгандыр. Гайсәгә ияргән һәр кеше көндәлек тормышында үзгәрешләр ясарга әзер булырга тиеш булган. Шулай да Гайсә үз шәкертләре турында болай дип әйткән: «Минем әнием һәм энеләрем — Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр» (Лүк 8:19—21; 18:28—30). Әйе, Гайсә үзенә иярер өчен күп нәрсәне корбан иткән кешеләрне бик яраткан. Әллә бу безне дәртләндермиме?
УЛ БУЛГАНЫН БҮЛЕШЕП ХЕЗМӘТ ИТКӘН
Яһнә һәм башка күп хатыннар Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә «үзләренең булганнарын» бүлешеп хезмәт иткән (Лүк 8:3). «Лүк, бу хатыннар ризык пешергән, савыт-саба юган һәм киемнәр ямаган, дип әйтмәгән,— дип яза бер язучы.— Бәлки, алар моны эшләгәндер дә... әмма Лүк моның турында бернәрсә дә әйтмәгән». Күрәсең, бу хатыннар үзләренең акчалары, әйберләре һәм милке белән үз хезмәттәшләрен тәэмин иткән.
Гайсә дә, аның рәсүлләре дә вәгазьләп йөргәндә эшләмәгән. Шуңа күрә аларның үзләре өчен ризык һәм башка кирәкле әйберләр сатып алыр өчен акчалары булмагандыр. Ә аларның төркеме, бәлки, 20 кешедән торгандыр. Аларга, күрәсең, кунакчыллык күрсәткәннәр, шулай да Гайсә һәм аның шәкертләре үзләре белән уртак «акча Яхъя 12:6; 13:28, 29). Яһнә һәм башка хатын-кызлар, күрәсең, чыгымнарны каплар өчен иганәләр биргән.
тартмасын» йөрткән. Димәк, алар үзләренә һәрвакыт кунакчыллык күрсәтерләр дип көтмәгән (Кайберәүләр яһүд хатын-кызларының акчалары һәм мал-мөлкәте булмаган дип әйтә. Әмма ул вакытта язылган текстлардан күренгәнчә, хатын-кызның төрле чыганаклардан килгән акчасы я милке була алган. Ул аны 1) әтисе уллары булмый торып үлсә, мирас итеп, 2) үзенә бирелгән милек итеп, 3) аерылышу очрагында никах килешүендә әйтеп кителгән акча итеп, 4) үлгән иреннән калган мал-мөлкәт итеп я 5) эш хакы итеп ала алган.
Һичшиксез, Гайсәнең шәкертләре кулдан килгәнчә иганәләр биргән. Күрәсең, Гайсәнең шәкертләре арасында бай хатыннар да булган. Кайберәүләрнең фикере буенча, Яһнә Һируд йортында идарә итүченең хатыны булганга я элек аның хатыны булганга, бай булган. Бәлки, нәкъ Яһнә Гайсәгә кыйммәтле җөйсез кием биргәндер (Яхъя 19:23, 24). Бер язучы, андый киемне «балыкчыларның хатыннары бүләк итә алмаган», дип әйткән.
Изге Язмаларда Яһнә иганә итеп акча биргән дип турыдан-туры әйтелми. Шулай да ул кулдан килгәнне эшләп, безнең өчен үрнәк калдырган. Патшалык хакына нинди корбаннар ясаячагыбыз үзебездән тора. Аллаһы өчен иң мөһиме — безнең шатлык белән кулдан килгәнне эшләвебез (Мат. 6:33; Марк 14:8; 2 Көр. 9:7).
ЯҺНӘ ГАЙСӘГӘ ТУГРЫ БУЛГАН
Күрәсең, Яһнә башка хатыннар белән бергә Гайсәнең үлемен күргән. Алар арасында Гайсә белән бергә Гәлиләядә йөреп, аңа хезмәт иткән хатыннар һәм «аның белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да» булган (Марк 15:41). Гайсәне күмәр өчен, аның гәүдәсен баганадан төшергәннәр. «Гәлиләядән аның белән бергә килгән хатын-кызлар да каберне һәм аның гәүдәсен ничек итеп салганнарын күрер өчен барганнар. Шуннан соң алар, өйләренә кайтып, хуш исле үләннәр һәм хуш исле майлар әзерләгәннәр». Лүк сүзләре буенча, бу хатыннар арасында «Магдалалы Мәрьям, Яһнә, Ягъкубның әнисе Мәрьям» булган. Алар, шимбә көне үткәч, кире кабер янына килеп, фәрештәләрне күргән, һәм фәрештәләр аларга Гайсәнең терелтелгәне турында әйткән (Лүк 23:55—24:10).
Бәлки, Яһнә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимда җыелган шәкертләр белән бергә булгандыр. Анда шулай ук Гайсәнең әнисе белән энеләре дә булган (Рәс. 1:12—14). Ире, күрәсең, патшага хезмәт иткәнгә, Яһнә Һируд Антипас турында Инҗилнең бер китабын язучы Лүккә сөйли алган. Чөнки Лүк кенә Яһнә турында язганда, аны исеме буенча атаган (Лүк 8:3; 9:7—9; 23:8—12; 24:10).
Яһнә турындагы хәбәрдән күп нәрсәгә өйрәнеп була. Ул Гайсәгә хезмәт итеп кулдан килгәнне эшләгән. Яһнә иганәләр биреп, Гайсәгә, унике шәкертенә һәм аның белән бергә вәгазьләп йөргән башка шәкертләргә дә хезмәт итәргә бик шат булгандыр. Ул Гайсәгә хезмәт иткән һәм Гайсә белән аның шәкертләре сынаулар кичергән вакытта да аңа тугры булып калган. Яһнә бүгенге мәсихче хатыннар өчен яхшы үрнәк булып тора.