АРХИВЫБЫЗДАН
Ул кафеда ярату хөкем сөргәнен күргән
ЙӘҺВӘ хезмәтчеләре бергә җыелып, аның өстәленнән тукланганда һәрвакыт шатлык кичерә. Аллаһы халкы рухи мәҗлесләргә җыелганда, шулай ук еш кына физик ризык белән дә туклана, һәм бу да аларга шатлык өсти.
1919 елның сентябрендә Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең сигез көнлек конгрессы үткән. Конгресс делегатлары кунакханәләрдә тукталган. Анда аларны ризык белән тәэмин иткәннәр. Ләкин делегатларның саны көтелгәннән берничә меңгә күбрәк булган. Официантлар шундый зур халык төркемен күргәч, аптырашта калып, берникадәр вакытка эштән киткән. Өметсезлеккә бирелеп, кафе хуҗасы берничә яшь делегаттан ярдәм сораган, һәм алар зур теләк белән ризалашкан. Аларның берсе Се́йди Грин булган. «Мин үз гомеремдә беренче тапкыр официант булып эшләдем,— дип әйтә ул,— әмма бу шәп вакыт булды».
Сьерра-Леоне, 1982 ел
Алдагы елларда конгрессларда оештырылган кафеларда бик күп бәхетле ирекле хезмәтчеләр үз кардәшләренә хезмәт итә алган. Имандашлары белән хезмәттәшлек итү шактый күп яшь кардәшкә рухи максатлар куярга булышкан. 1937 елда үткән конгресста Глэ́дис Боултон кафеда хезмәт иткән. «Мин анда башка җирләрдән килгән кардәшләр белән таныштым,— дип әйтә ул,— һәм аларның үз проблемаларын ничек чишкәне турында ишеттем. Нәкъ шул вакытта минем пионер булып хезмәт итү теләге туды».
«Кардәшләрнең фидакарь хезмәте ярдәмендә барысы сәгать күк төгәл эшли иде»,— дип әйтә Бью́ла Ко́ви апа-кардәш. Ләкин бу җиңел булмаган. Мәсәлән, А́нжело Мане́ра үзенең кафеда хезмәт итәчәге турында 1969 елда Лос-Анджелеста (Калифорния штаты, АКШ) «Доджер» стадионында үткәрелгән конгресска килгәч кенә белгән. Ул болай ди: «Бу минем тормышымда иң шаккатыргыч вакыйга иде!» Бу конгресска әзерләнгәндә шулай ук, кухняга хәтле газ үткәрер өчен, 400 метрлы канау казылган булган!
Франкфурт (Германия), 1951 ел
1982 елда Сьерра-Леонеда тырыш ирекле хезмәтчеләргә башта берничә кырны чистартырга, ә аннары кул астындагы әйберләр ярдәмендә
кафе төзергә кирәк булган. 1951 елда Франкфуртта (Германия) тапкыр абый-кардәшләр кырык аш пешерү казанына пар җиткерер өчен арендага паровоз алган. Ирекле хезмәтчеләр сәгатенә 30 000 порция әзерләгән. Савыт-саба юучы 576 ирекле хезмәтченең эшен җиңеләйтер өчен, конгресс делегатлары үзләре белән чәнечкеләр һәм пычаклар алып килгән. Янгонда (Мьянма) кайгыртучан аш пешерүчеләр чит илләрдән килгән делегатларның порцияләренә ачы борычны гадәттәгечә түгел, ә азрак салырга тырышкан.«АЛАР БАСЫП ТОРГАН КИЛЕШ АШЫЙ»
1950 елда АКШта үткәрелгән конгресста кызу кояш астында озын чиратта тору Э́нни По́гганссе апа-кардәшкә фатиха китергән. Ул болай ди: «Мин Европадан корабльдә килгән ике апа-кардәшнең мавыктыргыч сөйләшүен игътибар белән тыңлый башладым». Бу ике апа-кардәшнең һәрберсе Йәһвәнең үзләренә монда килергә ничек ярдәм иткәне турында сөйләгән. Энни болай дип өсти: «Минем алардан да бәхетлерәк кеше күргәнем юк иде. Эсседә байтак вакыт чиратта басып тору алар өчен әллә ни авыр булмады!»
Сеул (Корея), 1963 ел
Зур конгрессларда күп кеше сыешлы палаткалар куйганнар. Алар эчендә рәт-рәт тезелгән өстәлләр урнаштырылган булган. Анда баскан килеш ашап булган, чөнки башкача меңләгән кеше ашап алырга һәм башкаларга урын бирергә өлгермәс иде. Бер Йәһвә Шаһите булмаган кеше болай дигән: «Ниндидер сәер дин. Алар басып торган килеш ашый».
Хәрби һәм сәяси җитәкчеләр барысы ничек оештырылганын күреп гаҗәпләнгән. Хәрби җитәкчеләр Нью-Йорк шәһәрендәге «Янки» стадионындагы кафебызны тикшергәннәр. Шуннан соң алар Бөек Британиянең Оборона министрлыгында хезмәт итүче майор Фолкнерны шундый ук тикшерү үткәрергә өндәгән. Моның өчен ул үз хатыны белән 1955 елда Туикнемда (Англия) үткәрелгән «Тантана итүче Патшалык» дип аталган конгресска килгән. Аның сүзләре буенча, ул кафеда ярату хөкем сөргәнен күргән.
Дистәләгән еллар буе тырыш эшчеләр ярату белән конгресска килүчеләр өчен туклыклы һәм арзан ризык әзерләгән. Әмма моның аркасында күп ирекле хезмәтчеләр сәгатьләр буе эшләгән һәм конгресс программасын өлешчә я хәтта тулысынча тыңлый алмаган. 1970 еллар ахырында күп җирләрдә ризык әзерләүгә инде шулкадәр игътибар бирелмәгән. Ә 1995 елдан башлап, конгресс делегатларына ризыкны үзләре белән алып килергә куша башладылар. Моның ярдәмендә ризык пешерүчеләрнең рухи программа белән мәсихче аралашудан шатлык табар өчен мөмкинлекләре ачылды *.
Йәһвә үз имандашларына тырышып хезмәт иткән кешеләрне бик нык кадерли! Бәлки кемдер кафеда эшләгән шатлыклы көннәрен сагынадыр. Әмма шунысы үзгәрешсез кала: конгрессларыбызда һаман да ярату хөкем сөрә (Яхъя 13:34, 35).
^ 12 абз. Безнең көннәрдә дә ирекле хезмәтчеләр конгрессларның төрле бүлекләрендә хезмәт итә ала.