«Ул сезнең хакта кайгырта»

«Ул сезнең хакта кайгырта»

Кайберәүләр сезнең ышанычыгызны акламаска да мөмкин, ләкин сезне беркайчан да калдырмаячак Шәхес бар. Кем ул?

Борынгы вакытта Давыт патша болай дигән: «Хәтта әтием һәм әнием мине ташласа да, Йәһвә ташламас, үзе мине сыендырыр» (Зәбур 27:10).

Йәһвә «рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы... Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата» (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

«Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

Аллаһының үзегезгә ничек ярдәм итәсе килгәне турында «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 8 нче дәресеннән белегез. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган һәм аны www.jw.org сайтында табып була.