Укучыларның сораулары
Әгәр мәсихче Изге Язмалардагы нигез булмый торып аерылышса һәм яңа никахка керсә, җыелыш аның элеккеге һәм хәзерге никахына ничек карарга тиеш?
Андый очракта элеккеге никах үз көчен югалта һәм җыелыш яңа парны яңа гаилә дип таный. Моңа төшенер өчен, Гайсәнең аерылышу һәм яңа никахка керү турында әйткән сүзләренә игътибар итик.
Маттай 19:9 да Гайсә аерылышыр өчен бердәнбер сәбәп китергән. Ул болай дигән: «Сезгә шуны әйтәм: фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышып, башкага өйләнүче кеше зина кыла». Димәк, Гайсәнең сүзләре буенча, 1) аерылышыр өчен Изге Язмалардагы бердәнбер сәбәп ул — җенси әхлаксызлык һәм 2) ир кеше, Изге Язмалардагы нигез булмый торып аерылышса һәм яңа никахка керсә, үз тормыш иптәшенә хыянәт итә a.
Гайсәнең сүзләре зина кылган ир, аерылышып, яңа никахка керә ала дигәнне аңлатамы? Очрагына карап. Ире зина кылса, гаепле булмаган хатыны аны кичерергәме, юкмы икәнен карар итә. Әгәр ул аны кичермәсә һәм алар рәсми рәвештә тулысынча аерылышса, аларның һәрберсе яңа никахка керә ала.
Икенче яктан, хатыны, никахын саклап калырга теләп, ирен кичерергә карар итә ала. Әгәр ире, хатынының кичерүен кире кагып, барыбер аерылышса, ул чакта ул яңа никахка керә аламы? Юк. Хатыны аны кичергәнгә һәм аның белән гомер итәргә риза булганга, Изге Язмалар буенча, иренең яңа никахка керергә хокукы юк. Әгәр ире андый хокукы булмый торып яңадан өйләнсә, ул кабат хыянәт итә булып чыга һәм җыелыш өлкәннәре яңадан хөкем комитеты оештырачак (1 Көр. 5:1, 2; 6:9, 10).
Әгәр мәсихче Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп булмый торып аерылышса һәм яңа никахка керсә, җыелыш аның элеккеге һәм хәзерге никахына ничек карарга тиеш? Аллаһы карашыннан, беренче никах гамәлдә каламы? Беренче хатын алдында ирен кичерергәме, юкмы дигән сорау каламы? Яңа никахтагы ир белән хатын, бергә яшәп, әхлаксызлык кылалар дип әйтеп буламы?
Элек җыелыш андый никахларга болай караган: әгәр гаепсез тормыш иптәше исән булса, яңадан кияүгә чыкмаса я фахишәлек кылмаган булса, яңа гаилә пары әхлаксызлык кылып яши. Әмма игътибар итегез: Гайсә гаепсез як турында түгел, ә, беренче чиратта, аерылышкан ир турында әйткән. Аерылышу һәм яңа никахка керү, ягъни, Гайсә әйткәнчә, зина кылу, ир кешенең беренче хатыны белән никах бәйләнешләрен тулысынча өзә.
«Фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла» (Мат. 19:9).
Ире аерылса һәм яңа никахка керсә, гаепсез тормыш иптәшенә ирен кичерергәме яисә кичермәскәме дигән авыр сорауны b.
инде чишәргә кирәк түгел. Бу инде мөмкин дә түгел. Шуны да әйтергә кирәк: хәзер беренче хатынның исән булу-булмавы, яңадан кияүгә чыгу-чыкмавы я фахишәлек кылу-кылмавы җыелышның бу парга карашына тәэсир итмиӨстәрәк без ирнең зина кылганын һәм моның аерылышуга китергәнен карап киттек. Әмма башка очраклар да булгалый. Әйтик, ир җенси әхлаксызлык кылмаган, әмма аерылышкан һәм яңа никахка кергән, ди. Яисә ул аерылышкан, соңрак җенси әхлаксызлык кылган һәм, аның беренче хатыны аны кичерергә әзер булса да, яңа никахка кергән, ди. Бар бу очракларда аның аерылышуы белән яңа никахка керүе, ягъни зина кылуы, элеккеге никах бәйләнешләрен өзә. «Күзәтү манарасы» (рус) 2006 ел, 15 сентябрь чыгарылышында, 30 нчы биттә, болай дип әйтелгән: «Билгеле, яңа никахка кергән ир, аерылышып, беренче хатынына кайта алмый, чөнки аерылышу, зина кылу һәм яңа никахка керү аркасында аларның никах бәйләнешләре өзелгән».
Безнең аңлавыбыз бераз үзгәрсә дә, никах безнең өчен шулай ук изге, ә зина кылу шулай ук җитди гөнаһ булып кала. Ир Изге Язмалардагы нигез булмый торып аерылышса һәм аннары, кабат Изге Язмалардагы әмерне бозып, никахка керсә, ул зина кылган була һәм хөкем комитеты оештырылачак. (Әгәр яңа хатыны да Йәһвә Шаһите булса, ул да зина кылуда гаепле була һәм хөкем комитеты аның белән дә очрашачак.) Бу ир кешенең яңа хатыны белән җенси мөнәсәбәтләре җенси әхлаксызлык булып саналмаса да, бу абый-кардәшкә җыелышта вазифалар күп еллар бирелмәячәк. Һәрхәлдә, гөнаһы хәтердән җуелганчы һәм ул кардәшләр күзендә яхшы исемгә ия булганчы, бу абый-кардәш вазифалар алмаячак. Җыелыш өлкәннәре, андый абый-кардәшкә җыелышта вазифалар бирергәме, юкмы икәнен хәл иткәндә, аның беренче хатынының һәм балигъ булмаган балаларның хәлен һәм бу никах мәкерле ният белән корылганмы, юкмы икәнен исәпкә алачак (Мал. 2:14—16).
Кеше Изге Язмалардагы нигез булмый торып аерылышса һәм яңа никахка керсә, үзенә дә, башкаларга да күп кайгы китерә. Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да, Йәһвә кебек, никахны изге дип саныйк (Вәг. 5:4, 5; Евр. 13:4).
a Бу мәкаләдә без ир зина кылган очракларны карап китәрбез. Әмма, Марк 10:11, 12 дән күренгәнчә, хатын да зина кылучы булырга мөмкин.
b Бу яңартылган аңлау. Элек без, әгәр беренче хатыны үлмәсә, кияүгә чыкмаса я фахишәлек кылмаса, зина кылган ир, икенче никахындагы хатыны белән торып, әхлаксызлык кылып яши дип саный идек.