Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА

Гайсә чыннан да яшәгәнме?

Гайсә чыннан да яшәгәнме?

УЛ БАЙ да, абруйлы да булмаган. Аның хәтта үзенеке дип атарлык йорты да булмаган. Шулай да аның тәгълиматлары миллионлаган кешеләргә тәэсир итә. Гайсә пәйгамбәр чыннан да яшәгәнме? Хәзерге һәм борынгы белгечләр нәрсә дип әйтә?

  • Майкл Грант. Бу тарихчы һәм борынгы классик цивилизация буенча белгеч әйткән: «Әгәр дә без Грек Язмаларына тиешенчә, тарихи мәгълүматы булган борынгы язмаларга ышаныч белән караган кебек, карасак, Гайсәнең чыннан да яшәгәнен кире кага алмабыз. Без бит тарихи шәхесләр булулары беркайчан да шик астына алынмаган күпсанлы мәҗүси персонажларны кире какмыйбыз».

  • Рудольф Бултманн. Яңа Васыять текстын тикшерүче бу профессор болай дигән: «Гайсә чыннан да яшәгәнме дигән шикләр нигезсез һәм аларны кире кагып вакыт әрәм итәсе дә юк. Чөнки Гайсә тарихи хәрәкәткә — беренче әгъзалары борынгы Палестина җәмгыяте кешеләре булган хәрәкәткә нигез салган. Акылга ия булган бер кеше дә моны шик астына ала алмый».

  • Уилл Дюрант. Бу тарихчы, язучы һәм фәлсәфәче болай дип язган: «Берничә гади кешенең [Инҗил язучыларының] бер буын гомере эчендә шулкадәр куәтле һәм үзенә җәлеп итә торган шәхесне, шундый югары этиканы һәм шундый рухландырырлык кардәшләрчә мөнәсәбәтләрне уйлап чыгара алуы Инҗилдә язылган теләсә нинди могҗизадан да бөегрәк могҗиза булыр иде».

  • Альберт Эйнштейн. Германиядә туган бу яһүд физигы болай дигән: «Мин яһүд булсам да, мине насаралының гаҗәеп шәхесе сокландыра». Аңардан Гайсә тарихи шәхесме дип сорагач, ул: «Һичшиксез! — дип әйткән.— Инҗилне укыган һәр кеше Гайсәнең анда булуын сизми калмый. Аның шәхесе һәр сүздә күренә. Бер миф та шулкадәр җанлы түгел».

    «Инҗилне укыган һәр кеше Гайсәнең анда булуын сизми калмый» (Альберт Эйнштейн).

ТАРИХ НӘРСӘ АЧЫКЛЫЙ?

Гайсәнең тормышы һәм хезмәте иң җентекле итеп Инҗил буларак билгеле Изге Язмалар хәбәрендә сурәтләнә. Инҗилне Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән. Өстәвенә, аның турында мәсихче булмаган кешеләр дә әйткән.

  • ТАЦИТ

    (Б. э. як. 56—120) Тацит борынгы Римның бөек тарихчыларының берсе дип санала. Аның елъязмаларында Рим империясендә б. э. 14 елыннан алып б. э. 68 елына кадәрге вакыйгалар сурәтләнә. (Гайсә б. э. 33 елында үлгән.) Тацит сүзләре буенча, б. э. 64 елында Рим бөек янгыннан зыян күргәч, моның өчен император Нерон гаепле дип саналган. Ләкин Тацит, «имеш-мимешләрне туктатыр өчен» Нерон мәсихчеләрне гаепләгән, дип язган. Аннары Тацит болай дигән: «[Мәсихчеләр] исеменә нигез салучы Мәсих Тибериус идарәсе вакытында прокуратор Понти Пилат хөкеме буенча үтерелгән булган» («Annals», XV, 44).

  • СВЕТОНИЙ

    (Б. э. як. 69—122) Бу Рим тарихчысы үзенең хезмәтендә Римның беренче 11 императорының идарәсе вакытындагы вакыйгаларны сурәтләгән («Lives of the Caesars»). Клаудиус турындагы бүлектә Римда яшәгән яһүдләр арасындагы чуалыш — бәлки, Гайсә хакында бәхәсләр аркасында килеп чыккан чуалыш турында сүз бара (Рәсүлләр 18:2). Светоний болай дип язган: «Яһүдләр Мәсих котыртуы аркасында һәрвакыт чуалышлар чыгарганга, ул [Клаудиус] аларны Римнан куып чыгарган» («The Deified Claudius», XXV, 4). Светоний ялгыш Гайсәне чуалышлар чыгаруда гаепләгән булса да, аның яшәгәнен шик астына алмаган.

  • КЕЧЕ ПЛИНИЙ

    (Б. э. як. 61—113) Бу Рим язучысы һәм Битиниядәге (хәзерге Төркия) идарәче Рим императоры Траянга шул өлкәдәге мәсихчеләр белән нишләгәнен язган. Плиний мәсихчеләрне үз иманнарыннан ваз кичәргә мәҗбүр итәргә тырышканын һәм моны эшләргә баш тарткан һәркемне җәзалаганын әйткән. Ул болай дип аңлаткан: «Сүзләремне кабатлап [мәҗүси] илаһларга мөрәҗәгать иткән, синең сурәтең алдында... фимиам төтәсләп, шәраб агызган... һәм ахырда Мәсихне каһәрләгән кешеләрне мин азат итүне дөрес дип таптым» («Pliny—Letters», Book X, XCVI).

  • ИОСИФ ФЛАВИЙ

    (Б. э. як. 37—100) Бу яһүд рухание һәм тарихчысы сүзләре буенча, һаман да сәяси йогынтыга ия булган яһүдләрнең баш рухание Һаннас «Югары киңәшмәнең [яһүдләрнең югары мәхкәмәсе] хакимнәрен җыеп, алар алдына Мәсих дип аталган Гайсәнең энесен — Ягъкуб исемле кешене китергән» («Jewish Antiquities», XX, 200).

  • ТАЛМУД

    Б. э. III—VI гасырларына караган раввиннар язмаларының бу җыентыгында әйтелгәнчә, хәтта Гайсәнең дошманнары да аның яшәгәнен кире какмаган. Бер өзектә «Пасах бәйрәме алдыннан насаралы Гайсә җәзалап үтерелгән булган» диелә, бу тарихка туры килә («Babylonian Talmud, Sanhedrin 43a, Munich Codex»; Яхъя 19:14—16 карагыз). Икенче бер өзектә әйтелә: «Үзен кешеләр алдында хурлаган насаралы [еш кына Гайсәгә кулланылган исем] кебек угыл я шәкерт булдырмасак иде» («Babylonian Talmud, Berakoth 17b, footnote, Munich Codex»; Лүк 18:37 карагыз).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Инҗилдә Гайсәнең тормышы һәм хезмәте бәйнә-бәйнә сурәтләнә. Анда шулай ук кешеләр, урыннар һәм вакыт турында төрле үзенчәлекләр — ышанычлы хәбәрнең билгеләре — җентекләп бәян ителә. Мәсәлән, Лүк 3:1, 2 дәге мәгълүмат безгә Гайсәнең килүен хәбәр иткән Чумдыручы Яхъя исемле кешенең үз хезмәтен кайчан башлаганын төгәл билгеләргә ярдәм итә.

«Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16).

Лүк болай дип язган: «Кайсар Тиберий хакимлегенең 15 нче елында, Яһүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, Һируд — Гәлиләя өлкәсенең, аның абыйсы Филип — Итурия һәм Трахонит өлкәләренең, ә Лисаниас Авилиния өлкәсенең башлыгы булганда, Каяфәс һәм өлкән рухани Һаннас көннәрендә Аллаһы чүлдә Зәкәрия улы Яхъяга хәбәр җиткерде». Бу җентекле төгәл исемлек буенча, «Аллаһының... Яхъяга хәбәрне» б. э. 29 елында җиткергәнен билгеләп була.

Лүк телгә алган җиде идарәче тарихчыларга яхшы билгеле. Шулай да күпмедер вакыт дәвамында кайбер тәнкыйтьчеләр Понти Пилатның һәм Лисаниасның яшәгәннәрен шик астына алган. Әмма алар нәтиҗә ясарга ашыккан. Чөнки бу ике идарәченең исемнәре очраган борынгы язулар табылган. Алар Лүк хәбәренең дөреслеген раслый *.

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Гайсә кешеләрне бөтендөнья хөкүмәте — Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән

Гайсәнең яшәгәнме икәнен белү мөһим, чөнки аның тәгълиматлары зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, Гайсә кешеләрне бәхетле, канәгатьлек китерүче тормыш белән яшәргә өйрәткән *. Ул шулай ук «Аллаһы Патшалыгы» дип аталган бердәнбер бөтендөнья хөкүмәте идарәсе астында кешеләрнең берләшеп чын тынычлыкта һәм куркынычсыз яшәячәкләрен вәгъдә иткән (Лүк 4:43).

«Аллаһы Патшалыгы» дигән исем урынлы, чөнки бу бөтендөнья хөкүмәте Аллаһының җир өстеннән хакимлеген чагылдырачак (Ачылыш 11:15). Гайсә моны үзенең үрнәк догасында ачык итеп күрсәткән: «Күкләрдәге Атабыз... Синең Патшалыгың килсен. ...Җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:9, 10). Патшалык идарәсе кешелек өчен нинди файда китерер?

  • Сугышлар һәм гражданнар бәрелешләре туктатылыр (Зәбур 46:8—11).

  • Явызлык, шул исәптән комсызлык һәм ришвәтчелек, бозык кешеләр белән бергә мәңгегә юк булачак (Зәбур 37:10, 11).

  • Патшалык гражданнары канәгатьлек һәм шатлык китерә торган эшләр башкарачак (Ишагыя 65:21, 22).

  • Җир тулысынча үзенең хәзерге авыру, начар хәленнән төзәлеп, мул уңыш тудырачак (Зәбур 72:16; Ишагыя 11:9).

Кайбер кешеләр бу вәгъдәләрне нигезсез хыяллар дип саныйдыр. Әмма кешеләрнең тырышлыкларына өметләнү нигезсез түгелме? Мәсәлән, хәтта мәгариф, фән һәм технология өлкәләрендәге зур казанышларга карамастан, миллионлаган кешенең иртәгесе көнгә ышанычлары һәм өметләре юк. Бүген экономик кыенлыклар, сәяси һәм дини изү, шулай ук комсызлык һәм ришвәтчелек гадәти хәл. Әйе, күренеп тора, кеше идарәсе уңышсыз! (Вәгазьче 8:9)

Һичшиксез, Гайсәнең яшәгәнме икәнен карап чыгу мөһим *. Чөнки 2 Көринтлеләргә 1:19, 20 дә әйтелгәнчә, «Аллаһының күпме генә вәгъдәләре булмасын, Гайсә аша алар „әйе“ булды».

^ 23 абз. Тетрарх я «өлкә башлыгы» Лисаниас исеме очраган язу табылган (Лүк 3:1, искәрмә). Ул Авилиния өлкәсендә нәкъ Лүк искә алган вакытта идарә иткән.

^ 25 абз. Гайсәнең тәгълиматларын Маттай Инҗиленең 5—7 бүлекләрендә табып була. Анда язылган вәгазь еш кына Таудагы вәгазь дип атала.

^ 32 абз. Гайсә һәм аның тәгълиматлары турында күбрәк белер өчен сайтыбызга керегез.