Төп мәгълуматка күчү

Диңгезчеләр өчен яхшы хәбәр

Диңгезчеләр өчен яхшы хәбәр

Кайбер исәпләүләр буенча, бөтен дөнья буенча 1,5 миллион диңгезче бар. Диңгезчеләр бер порттан икенче портка йөргәнгә, Йәһвә Шаһитләре аларга Изге Язмалардагы хәбәрне ничек җиткерергә тырыша? Корабль портка килеп туктагач, тәҗрибәле Йәһвә Шаһитләре бортка менеп, капитанга һәм аның коммандасына Изге Язмаларны бушлай өйрәнергә һәм аларның туган телләрендә әдәбият тәкъдим итә.

Бу нинди уңышлырга китергән? Ванкувер (Канада) портында үз ихтыяры буенча хезмәт итүче Стефано болай ди: «Диңгезчеләрне кырыс һәм тупас кешеләр дип саныйлар. Аларның кайберәүләре чыннан да шундый булсалар да, күбесе басынкы һәм белемгә тартыла». Стефано дәвам итә: «Күбесе Аллаһыга ышана, аның фатихасын сорап яши. Шуңа күрә без килгәндә, алар бик шатлана». 2015 елның сентябрь аеннан башлап 2016 елның август аена кадәр Ванкуверда гына Йәһвә Шаһитләрен 1 600 дан артык тапкыр бортка чакырганнар! Диңгезчеләргә күп телләрдә меңләгән басма калдырылган булган, һәм аларның 1 100 е белән Изге Язмалар өйрәнүләре башланган.

Диңгезчеләр белән Изге Язмалар өйрәнүләре ничек дәвам ителә?

Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан диңгезчеләр Йәһвә Шаһитләрен теләсә кайсы портта очратып булганын белгәнгә, аларны киләсе портта үзләре янына килеп китүләрен сорый ала. Мәсәлән, 2016 елның маенда Ванкувердагы Йәһвә Шаһитләре бер йөк корабында Варлито исемле шеф-поварны очраткан. Алар аңа «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны күрсәткәннәр һәм «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраны калдырганнар. Варлито аларны җылы итеп кабул иткән һәм Изге Язмаларны порттан-портка өйрәнергә ризалашкан, әмма киләсе тукталыш ерак Бразилиядәге Паранагуа портында булган.

Бер айдан чак кына күбрәк вакыт узганнан соң, аның корабле Паранагуа портына килеп туктаган. Шунда ике бразилияле Йәһвә Шаһите Варлитоны күреп, исеме буенча дәшкәч, Варлито үз колакларына ышанмаган! Алар Ванкувердагы имандашларының үтенече буенча килгәннәре турында әйткән. Варлито аларны күрергә бик шат булган һәм килгәннәре өчен рәхмәтен белдергән. Ул киләсе тукталышта Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнүен дәвам итәргә рәхәтләнеп ризалашкан.