Юк. Йәһвә Шаһитләре — үз тәгълиматларын Изге Язмаларга нигезләүче мәсихчеләр. Кайбер диннәр яһүдләрнең Палестинага кире кайтулары Изге Язмалар пәйгамбәрлеге белән бәйле дип өйрәтсә дә, Йәһвә Шаһитләре моңа ышанмый. Алар бу сәяси үзгәрешләр турында Изге Язмаларда алдан әйтелгән дигән карашны да якламый. Изге Язмалар бернинди кеше хөкүмәте яклы түгел һәм һичнинди халыкны да, этник төркемне дә өстен куймый. Йәһвә Шаһитләренең рәсми журналы «Күзәтү манарасы»нда ап-ачык болай дип язылган иде: «Сәяси сионизм Изге Язмаларга нигезләнмәгән».

Бер энциклопедиядә әйтелгәнчә, сионизм — «Палестинада еврей халкының милли дәүләтен оештыруны һәм аңа ярдәм итүне үз максаты итеп куйган еврейләрнең милләтчелек хәрәкәте» («Encyclopædia Britannica»). Сионизм дин белән дә, сәясәт белән дә бәйле. Йәһвә Шаһитләре сионизмны дини тәгълимат буларак та, сәяси хәрәкәт буларак та хупламый.

Йәһвә Шаһитләре оешмасы — дини оешма. Алар бернинди сәяси хәрәкәтнең, шул исәптән сионизмның да, тарафдары түгел. Йәһвә Шаһитләренең сәяси эшләрдә нейтраль булулары тарихтан ачык билгеле. Кайбер илләрдә алар, нейтралитет саклар өчен, хәтта авыр сынауларга дучар булган. Безнең карашыбыз буенча, Аллаһының күктәге Патшалыгы гына җирдә чын тынычлык урнаштыра алачак. Башка бернинди хөкүмәт тә, хәрәкәт тә моны башкара алмас.

Йәһвә Шаһитләре кайда гына яшәсә дә, хөкүмәт законнарына буйсына. Алар дәүләткә каршы фетнә күтәрми һәм сугышларда катнашмый.