Юк, безнең оешма үз әгъзаларына билгеле бер фильмнардан, китаплардан я җырлардан тыелырга кирәк дип әйтми. Ни өчен?

● Изге Язмалар һәр кешене үз «сизгерлеген» өйрәтеп, яхшылык белән яманлыкны аера белергә дәртләндерә (Еврейләргә 5:14).

● Изге Язмаларда төп принциплар язылган, һәм кеше күңел ачулар сайлаганда аларны куллана ала *. Тормышның бар өлкәләрендә без «Раббыны нәрсәләр сөендерә, шуны аера белергә» телибез (Эфеслеләргә 5:10).

^ 4 абз. Мәсәлән, Изге Язмаларда спиритизм, әхлаксызлык һәм көч куллану белән бәйле һәрнәрсә хөкем ителә (Канун 18:10—13; Эфеслеләргә 5:3; Көләсәйлеләргә 3:8).

● Изге Язмаларда язылганча, гаилә башының берникадәр хакимлеге бар һәм ул үз гаиләсендә берәр нинди күңел ачуларны тыярга мөмкин (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 6:1—4). Башка очракларда исә беркемнең дә җыелыш әгъзаларына ниндидер фильмнарны карарга, җырларны я җырчыларны тыңларга ярамый дип әйтергә хакы юк (Гәләтиялеләргә 6:5).