Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Изге Язмалар өйрәнүе турында еш бирелгән сораулар

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар өйрәнү программасын тәкъдим итә. Бу программа ярдәмендә, мәсәлән, мондый сорауларга җавап табып була:

  • Аллаһы кем ул?

  • Аллаһы мине чыннан да яратамы?

  • Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ничек яхшыртып була?

  • Бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә?

Аста кешеләр Изге Язмалар өйрәнүе турында еш бирә торган сораулар карала.

Өйрәнү программасы ничек төзелгән? Без берәр теманы, мәсәлән, «Аллаһы» яки «Гаилә» турында тикшергәндә, Изге Язмалардан бу темага кагылышлы шигырьләрне, ягъни аятьләрне, тикшерәбез. Аларны чагыштырып, без Изге Язмаларда бу тема буенча тулаем нәрсә әйтелә икәнен күрәбез. Шулай итеп, Изге Язмалар китабы үз-үзен аңлата.

Изге Язмаларны өйрәнер өчен, без «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны кулланабыз. Бу дәреслектә төрле темалар карала, шул исәптән Изге Язмаларда Аллаһы, Гайсә һәм безнең киләчәгебез турында чынында нәрсә әйтелгәне күрсәтелә.

Изге Язмалар өйрәнүе күпме тора? Өйрәнү түләүсез үткәрелә, һәм өйрәнү басмалары өчен дә акча җыелмый.

Бер дәрес күпме вакыт үткәрелә? Кайбер кешеләр Изге Язмаларны өйрәнер өчен атнага якынча 1 сәгать бүлеп куя. Әмма өйрәнү дәвамлылыгын сезнең графигыгызга яраклаштырып та була.

Изге Язмалар өйрәнүен сорап купон тутырып җибәрсәм, нәрсә булачак? Сез Изге Язмалар өйрәнүен сорап купон тутырып җибәрсәгез, берәр Йәһвә Шаһите сезнең белән сезгә уңайлы вакытта һәм уңайлы урында очрашыр. Ул сезгә берничә минут эчендә өйрәнү ничек үткәрелә икәнен күрсәтәчәк. Сезгә ошаса, сез өйрәнүне дәвам итә аласыз.

Изге Язмаларны өйрәнергә булсам, мин Йәһвә Шаһите булып китәргә тиешме? Юк. Йәһвә Шаһитләренә башкалар белән Изге Язмаларны өйрәнү ошый, әмма без беркайчан да, беркемне дә Йәһвә Шаһите булырга мәҗбүр итмибез. Киресенчә, без Изге Язмаларда әйтелгәнне хөрмәт күрсәтеп сөйлибез һәм һәр кешенең нәрсәгә ышанырга, нәрсәгә ышанмаска икәнен сайларга хакы барлыгын таныйбыз (1 Петер 3:15).