Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашулары

Җыелыш очрашуларыбыз турында күбрәк белегез. Сезнең яныгызда үткәрелә торган очрашуның адресын табыгыз.

Коронавирус (COVID-19) белән бәйле кисәтү: күп кенә җирләрдә без Патшалык Залларына килеп я зур төркемләп җыелмыйбыз. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, берәр Йәһвә Шаһитенә мөрәҗәгать итегез. «Кемнең идарә итүе яхшырак?» дигән махсус нотык турында әйткәндә, үзегез килә алмасагыз, аны видео рәвешендә сайттан онлайн я йөкләп карап була.

Иң якынын табарга

Безнең очрашуларыбыз ничек уза?

Йәһвә Шаһитләре атнага ике тапкыр Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен очраша (Еврейләргә 10:24, 25). Андый җыелыш очрашуларына һәрбер кеше килә ала. Анда без Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне һәм аларны тормышыбызда ничек кулланып була икәнен өйрәнәбез.

Программа пунктларының күбесендә залда утыручыларга катнашырга мөмкинлек бирелә. Мәктәпләрдә сыман, бу пунктлар сорау-җавап формасында үтә. Очрашулар алдыннан да, алардан соң да җыр башкаралар һәм дога кылалар.

Очрашуларга йөрер өчен Йәһвә Шаһите булу таләп ителми. Анда бар кеше чакырыла. Керү түләүсез. Акча җыемнары үткәрелми.