Төп мәгълуматка күчү

Авыручы Йәһвә Шаһитләре башка пациентларга караганда еш кына тизрәк терелә

Авыручы Йәһвә Шаһитләре башка пациентларга караганда еш кына тизрәк терелә

АВСТРАЛИЯ. «Йәһвә Шаһитләре — иманнары нигезендә тәнгә кан җибәрүдән баш тартучы кешеләр — башка пациентларга караганда еш кына тизрәк терелә»,— дип әйтелә «Сидней морнинг геральд» дигән газетаның 2012 елның 2 октябрь санында.

Шул ук газетада Джеймс Исбистер исемле Сидней университетының медицина факультетындагы профессорның сүзләре дә китерелә. Анда болай дип әйтелә: «Профессор Исбистерның сүзләре буенча, табиблар, операция вакытында авыручы Йәһвә Шаһите әзрәк кан югалтсын дип, яхшырак дәвалау ысулын кулланырга тырышкан. Нәтиҗәдә, авыручы Йәһвә Шаһитләре арасыннан вафат булган кешеләрнең проценты бик зур түгел, һәм Йәһвә Шаһитләре арасында берәрсе авырып китсә, ул операция вакытында кан җибәргән кешеләргә караганда тизрәк хастаханәдән чыга».

Башка белгечләр дә шундый ук фикердә тора. Табиблар ассоциациясе (АКШ) чыгарып торган журналның 2012 елның 2 июль санында йөрәкләренә операция кичергән Йәһвә Шаһитләре турыда болай дип әйтелә: «Йәһвә Шаһитләренең хәлләре башка пациентларныкына охшаш булса да, алар үзләрен башкаларга караганда операциядән соң яхшырак хис итә һәм тизрәк хастаханәдән чыга».