Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Кәеф кырылса нәрсә эшләргә?

«Дусларымның берәрсенә авыр булса, мин шунда ук аларга ярдәмгә киләм. Ә үзем, өйгә кайткач, үкереп елыйм, ләкин моны беркем дә күрми» (Келли).

«Кәефем кырылса, беркемне күрәсем килми. Чакырсалар, бармас өчен берәр сәбәп табам. Үз хисләремне туганнарымнан яшерергә өйрәндем, шуңа күрә алар барысы да әйбәт дип уйлый» (Рик).

Синең дә андый хәлгә эләккәнең бармы? Һәр кеше вакыт-вакыт андый хисләр кичерә, шуңа күрә синең дә кайвакыт күңелең кырылса, чиктән тыш борчылма. Изге Язмаларда искә алынган тугры кешеләр дә кайвакыт кайгы-хәсрәт кичергән (1 Ишмуил 1:6—8; Мәдхия 35:14).

Кайвакыт андый начар кәефнең сәбәбен дә аңлап булмый. 19 яшьлек Анна болай ди: «Күңел кырылса да, бу нәрсәдер булган дигәнне аңлатмый. Кайвакыт бернәрсә булмаса да, кәеф начарланырга мөмкин. Моны аңлатып та булмый».

Нәрсә генә аркасында күңелең кырылмасын, хәлне яхшы якка үзгәртеп була. Берничә киңәшкә игътибар ит.

  1. Берәрсенә сөйлә. Әюб газап кичергәндә болай дигән: «Җан әрнүен белдерим!» (Әюб 10:1).

    Келли: «Берәрсенә барысын сөйләп бирсәң, шулкадәр җиңел булып китә! Башка кеше миңа авыр икәнен белгәч, инде ничек ярдәм итәргә икәнен белә».

  2. Язып күңелеңне бушат. Кәефең кырылса, барысын язып күңелеңне бушат. Давыт кайвакыт үз күңелен мәдхияләр язып бушаткан (Мәдхия 6:6). Кәгазьгә язылган хисләр «зирәклек белән аңны сакларга» булыша (Гыйбрәтле сүзләр 3:21).

    Рита: «Кәефем кырылса, миңа язулар дәфтәрем булыша. Хисләрне кәгазьгә «күчереп», аны аңлый башлыйсың һәм кәеф үзгәрә».

  3. Дога кыл. Изге Язмаларда үз борчылуларыбыз турында дога кылсак, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгебезне» һәм аңыбызны саклаячак дип әйтелә (Филипиялеләргә 4:6, 7).

    Әсфирә: «Кәеф кырылуының сәбәбен аңламыйча, борчыла идем. Шунда Йәһвәгә шатлык сорап дога кыла идем. Сәбәбе булмаганга, үземне тагы да начаррак хис итә башлый идем. Ләкин вакыт узу белән барысы рәтләнә иде. Дога зур көчкә ия!».

    Башка кешенең ярдәме белән боегуның тирән «чокырыннан» үрмәләп чыгып була!

    Киңәш. Мәдхия 139:23, 24 не үрнәк итеп куллан да, Йәһвәгә күңелеңне бушат, бу хәлнең сәбәбен аңларга булышсын дип сора.

Андый очракларда Изге Язмаларны уку да булыша. Андагы файдалы сүзләр йөрәгеңә дәва булып ятар (Мәдхия 1:1—3).

Хәл яхшы якка үзгәрмәсә

«Кайвакыт иртән торасы да килми: нәрсәгә кирәк ул тагын бер мәгънәсез көн»,— дип сөйли Руслан. Руслан депрессия белән авырый. Статистика буенча, дүрт яшүсмернең берсе, еллар узу белән юкка чыга торган андый авыру белән авырый.

Депрессия белән авырганыңны ничек белергә? Депрессия симптомнары: кинәт кәеф кырылу, тәртип үзгәрү, ялгыз калу теләге, бар нәрсәгә кызыксынуның сүрелүе, туклануның үзгәрүе, йокы качу, үзеңне яраксыз итеп хис итү, гаеп хисе.

Бу симптомнарның берәрсен вакыт-вакыт һәр кеше кичерә. Әмма алар ике атнага сузылса, әти-әниең белән сөйләшеп ал. Тикшерү үткәч, табиб бу хәлнең сәбәбен ачыклап бирер.

Депрессия белән авырудан ояласы юк. Дәвалау үткәч, күпләр җиңел сулап куйган. Кәеф төрле сәбәпләр аркасында кырылырга мөмкин, шулай да Мәдхия 34:18 дәге сүзләрне онытма: «Йәһвә китек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара».