Туктап уйлап кара.

Гөлсинә мисалына игътибар ит. Ул мәктәптән дүртлеләр белән бишлеләр генә алып кайткан. Әмма 7 сыйныфка күчкәч, хәл үзгәргән. «Яңа укытучым һәрвакыт түбәнрәк билгеләр куя иде»,— дип сөйли Гөлсинә. Ни өчен? Аңа Гөлсинә белән әнисе тоткан дин ошамаган һәм ул моны яшереп тормаган.

Укытучылар — ташлар бер ярдан икенчесенә күчәргә булыша. Бер яр — белемсезлек, икенчесе — белем. Белм алыр өчен таштан ташка күчеп барырга кирәк

Шуннан соң нәрсә булган? Гөлсинә болай дип сөйли: «Укытучы үзен гаделсез тотып түбәнрәк билгеләр куйса, әни минем белән бергә мәктәпкә килә иде дә, аның белән сөйләшә иде. Ахыр чиктә ул бәйләнми башлады».

Моңа охшаш хәлгә эләксәң, куркып торма: әти-әниеңә барысын сөйләп бир. Барысын хәл итәр өчен, алар, бәлки, мәктәп укытучысы белән я директор белән сөйләшеп алыр.

Шулай да, кайбер очраклар башкарак та тәмамлана. Кайвакыт түзеп торырга кирәк (Римлыларга 12:17, 18). «Укытучыларның берсе укучыларны гел дә хөрмәт итмәде,— дип сөйли Тәнзилә.— Ул безне кимсетә иде, ахмаклар дип атый иде. Башта еласам да, әкрен-әкрен генә аның сүзләренә игътибар итмәскә өйрәндем. Бар игътибарымны фәнгә туплап, ул әйткәнне эшли башладым. Нәтиҗәдә, ул сирәгрәк бәйләнә башлады, мин хәтта, кайберәүләр кебек, яхшы билгеләр ала башладым. Ике елдан соң аны эштән куып чыгардылар».

Нәтиҗә. Укытучы белән уртак тел табып яшәргә өйрәнсәң, кыйммәтле тәҗрибә тупларсың. Киләчәктә, берәр эшкә урнашкач, син үз начальнигың белән инде сөйләшә белерсең (1 Петер 2:18). Шул ук вакыт син яхшы укытучыларны кадерләргә өйрәнерсең.