татар
Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы. Иҗади эшләр
https://cms-imgp.jw-cdn.org/img/p/502200101/univ/wpub/502200101_univ_sqr_xl.jpg
ijwwd 13 мәкалә

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы

Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы

 Помело — агачта үсә торган зур, татлы цитрус җимеше. Хәтта 10 метр биеклектән төшсә дә, аңа зыян булмас! Ни өчен бу җимеш бәрелүгә чыдам?

 Игътибар итегез. Тикшерүчеләр ачыклаган: помело тышының эчке губка сыман ак катламында күзәнәкләр арасында бушлыклар бар. Җимешнең эченә тирәнрәк карасаң, бу бушлыклар зурая бара, һәм алар һава я сыекча белән тутырылган. Җимеш, төшеп, җиргә бәрелсә, сыекча «иминлек мендәре» кебек эш итә. Шул чакта помелоның тышы, йомарланып, бәрелү көчен йотып ала, һәм җимеш изелми.

 Галимнәр помело тышының төзелеше нигезендә ясалган, бәрелүгә чыдам, вак куышлы металлны тикшереп сыный. Аларның уйлавынча, шундый материалны мотоциклчыларның шлемын ясар өчен, машиналарны бәрелүдән һәм космик станцияләрне метеороидлардан яклар өчен кулланып була.

 Сез ничек уйлыйсыз? Помело җимешенең бәрелүгә чыдам тышы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?