Җирдә әзмәверләр кайчан да булса яшәгәнме?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Мәрхмәтсез һәм кешеләрдән көчлерәк әзмәверләр Нух заманында яшәгән. Алар явыз фәрештәләрнең җирдәге кызлардан туган балалары булган a.
Изге Язмалар буенча, «фәрештәләр җирдәге кызларның чибәр булуларына» игътибар итә башлаган (Яратылыш 6:2). Күктәге «торакларын ташлап киткән» фәрештәләр Аллаһыга каршы фетнә күтәргән һәм кеше кыяфәтенә кереп кызлар «арасыннан үзләренә хатыннар сайлый башлаган» (Яһүд 6; Яратылыш 6:2).
Ярым кеше, ярым фәрештә булган бу әзмәверләр башкалардан нык аерылып торган (Яратылыш 6:4). Алар кешеләргә һөҗүм итеп торган һәм җирне явызлык белән тутырган (Яратылыш 6:13). Изге Язмаларда алар «борынгы заманнарда көчле һәм танылган кешеләр» дип атала (Яратылыш 6:4). Явызлык кылып һәм башкаларны куркуда тотып, алар начар яктан дан казанган (Яратылыш 6:5; Саннар 13:33) b.
Әзмәверләр турындагы ялгыш карашлар
Ялгыш караш. Әзмәверләр һаман да җирдә яши.
Факт. Йәһвә җир өстенә Туфан җибәреп борынгы замандагы явыз цивилизацияне корып бетергән. Барлык явыз кешеләр, шул исәптән әзмәверләр дә, юк булган. Нух һәм аның гаиләсен исә Йәһвә хуп күргән, алар гына Туфан вакытында исән калган (Яратылыш 6:9; 7:12, 13, 23; 2 Петер 2:5).
Ялгыш караш. Әзмәверләр кеше токымнары булган.
Факт. Аларның аталары фәрештәләр булган (Яратылыш 6:2). Изге Язмаларда фәрештәләр Аллаһының уллары дип атала (Әюп 1:6; 2:1; 38:7). Аларның кеше кыяфәтенә керү сәләте булган (Яратылыш 19:1—5; Йошуа 5:13—15). Рәсүл Петер язганча, «тоткындагы рухлар... борынгы заманнарда, Нух көннәрендә, буйсынмаучан булганнар. Шул көннәрдә Аллаһы... сабырлык белән көткән» (1 Петер 3:19, 20). Ә Изге Язмаларның башка язучысы Яһүд болай дигән: «[Кайбер фәрештәләр] башта бирелгән урыннарын сакламаган һәм тиешле торакларын ташлап киткән» (Яһүд 6).
Ялгыш караш. Әзмәверләр азган фәрештәләр булган.
Факт. Яратылыш 6:4 тә язылган шигырьнең контекстыннан күренгәнчә, әзмәверләр фәрештәләр булмаган. Алар кеше кыяфәтенә кергән фәрештәләрнең хатын-кызлар белән якынлык кылганнан соң туган балалары булган; алар ярым фәрештәләр, ярым кешеләр булган. Фәрештәләр хатын-кызлар «арасыннан үзләренә хатыннар сайлап ала» башлагач, Йәһвә 120 елдан соң бар явызлыкны бетерергә вәгъдә иткән (Яратылыш 6:1—3). «Ул көннәрдә... фәрештәләр җирдәге кызлар белән якынлык кылып яшәвен дәвам иткәннәр», һәм алардан көчле әзмәверләр туган (Яратылыш 6:4).
a Әзмәверләр дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе нефилим, бәлки, «егучылар» дигәнне аңлата. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, бу сүз «башкаларны җәберли, аларны аяктан ектыра һәм мал-мөлкәтләреннән мәхрүм калдыра торганнарга» карата кулланыла («Wilson’s Old Testament Word Studies»).
b Саннар 13:33 тә искә алынган исраилле шымчылар Анак улларын күреп, күрәсең, берничә гасыр элек яшәгән теге әзмәверләрне искә төшергәндер (Саннар 13:33; Яратылыш 7:21—23).