Төп мәгълуматка күчү

Өстәмә менюга күчү

Йәһвә Шаһитләре

татар

Изге Язмаларда Хеллоуинның барлыкка килүе турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда Хеллоуин искә алынмый. Әмма аның башлангычы һәм шулай ук аның белән бәйле заманча йолалары шуны күрсәтә: бу бәйрәм күзгә күренмәгән рухлар яисә җеннәр һәм үлгәннәр турында ялган карашка нигезләнгән. («Хеллоуинның тарихы һәм йолалар» укыгыз.)

Изге Язмаларда: «Сезнең арада... рухларны чакыручы... һәм үлгәннәр белән сөйләшүчеләр булырга тиеш түгел»,— дигән кисәтү язылган (Канун 18:10—12). Кайберәүләр Хеллоуинны зыянсыз күңел ачу дип санаса да, Изге Язмалар буенча бу алай түгел. 1 Көринтлеләргә 10:20, 21 дә: «Мин сезнең җеннәр белән уртак нәрсәгез булуын теләмим. ...«Йәһвә табыныннан» да, җеннәр табыныннан да ашый алмассыз»,— дип әйтелә.

Хеллоуинның тарихы һәм йолалар

  1. Самайн. Бер энциклопедия буенча Хеллоуин «2000 ел элек кельтлар үткәргән борынгы мәҗүсиләрнең бәйрәменнән» башлангыч алган. («The World Book Encyclopedia»). «Кельтлар бәйрәм вакытында үлеләр тереләр арасында була ала икәненә ышанган. Самайн вакытында тереләр үлеләр белән сөйләшә ала». Әмма Изге Язмаларда үлгәч кеше юкка чыга һәм «бернәрсә дә белми» дип турыдан-туры әйтелә (Вәгазьче 9:5). Шуңа күрә алар тереләр белән аралаша алмый.

  2. Хеллоуин өчен кием һәм татлы ризыкны сорап алу. Бер китап буенча, кайбер кельтлар очып йөргән рухлар аларны үзләренеке итеп санасын һәм аларга зыян китермәсен өчен шайтани кием кигәннәр. Башкалар рухларны юмаларга тырышып татлы ризыкны аларга биргәннәр. Урта гасырдагы Европада католик башлыклары җирле мәҗүси йолаларны үзләштергән һәм табынучыларны костюмнарны киеп өйдән-өйгә йөрергә һәм кечкенә бүләкләр үтенеп алырга этәргәннәр («Halloween — An American Holiday, An American History»). Әмма Изге Язмалар Аллаһыга табыну ялган дини йолалар белән кушылуны рөхсәт итми (2 Көринтлеләргә 6:17).

  3. Өрәкләр, вампирлар, убырлар, убырлы карчыклар һәм зомби. Бер чыганакта бу затлар күптәннән бирле явыз рухлар дөньясы белән бәйле дип әйтелә («Halloween Trivia»). Изге Язмаларда без явыз рухи көчләрнең хөрмәтенә бәйрәм үткәрмәскә, ә аларга каршы торырга тиеш дип турыдан-туры әйтелә (Эфеслеләргә 6:12).

  4. Кабаклар, яисә Джекның яктырткычлары. Бер китапта урта гасырдагы Бөекбританиядә «кешеләр өйдән-өйгә йөреп үлгәннәр турында догалары өчен ризыкны сорап йөргәннәр» диелә. Кешеләр үзләре белән «чистартылган шалканнан ясалган яктырткычларны» йөрткәннәр. Бу яктырткычларның эченә «җәһәннәмгә ябылган җанны символлаштырган шәмне куйганнар» («Halloween — From Pagan Ritual to Party Night»). Башкалар бу яктырткычлар явыз рухларны куркыта дип әйткәннәр. XIX гасырның башында Төньяк Америкада шалкан урынына киңрәк таралган кабакларны куллана башлаганнар. Кабакларны чистарту уңайлы һәм алардан йөзне кисеп алырга җиңелрәк. Изге Язмаларга каршы килгән бу гореф-гадәтләр үлемсез җанга, җәһәннәмгә ышануга һәм үлеләр өчен дога кылу йоласына нигезләнгән (Йәзәкил 18:4).

 

Күбрәк белергә

Изге Язмаларның хак тәгълиматлары

Бәйрәмнәрне үткәрергәме?

Безнең заманда популяр бәйрәмнәрнең күбесе кайдан башлангыч алган? Бу сорауга җавап белсәң, гаҗәпкә калырга мөмкинсең.