Изге Язмалар нигезендә җавап

Юк, каршы килми. Изге Язмалар китабы фәнни китап булмаса да, анда фәнгә кагылышлы сораулар каралганда, төгәл мәгълүмат бирелә. Фән белән Изге Язмаларның бер-берсенә каршы килмәгәнен күрсәтүче кайбер мисалларны карап чыгыйк. Без шуңа игътибар итәрбез: Изге Язмалар язылган чорда күп кенә халыкларның фәнни белеме бер булса, Изге Язмаларда язылган фактлар халык белеменнән бик нык аерылып торган.

  • Галәмнең башлангычы бар дип әйтелә Изге Язмаларда (Яратылыш 1:1). Шул ук вакыт күп кенә мифларда галәм барлыкка китерелгән дип түгел, ә хаостан, әкрен-әкрен генә үзеннән-үзе тәртипкә килгән дип әйтелә. Борынгы Бабыл кешеләре галәмне тудырган илаһлар ике океаннан чыккан дип уйлаган. Башка риваятьләрдә галәм гаять бер зур йомыркадан чыккан дип әйтелә.

  • Галәмдәге бар нәрсә ниндидер үзсүзле илаһларның теләкләре буенча түгел, ә табигать законнары буенча яши (Әюб 38:33; Иремия 33:25). Күп кенә илләрдә мондый мифлар киң таралган: имеш мәрхәмәтсез илаһлар теләсә нәрсә эшли ала һәм кешеләр үзләрен берничек тә яклый алмый.

  • Җир бушлыкта әйләнеп тора (Әюб 26:7). Борынгы заманнарда кешеләр җир түгәрәк дип уйламаган һәм ул яссы, үгезләр я ташбака өстендә тора дип уйлаганнар.

  • Елгалар һәм чишмәләр үзләренә суны океаннар белән башка чыганаклардан ала: алардан пар булып күтәрелгән су җиргә яңгыр, кар я боз булып кире кайта (Әюб 36:27, 28; Вәгазьче 1:7; Ишагыйя 55:10; Амос 9:6). Борынгы греклар елгалар үзләре өчен суны җир астындагы океаннан ала дип уйлаган һәм андый караш хәтта 18 гасырга кадәр сакланган.

  • Таулар калкып чыга һәм иңә. Бүгенге таулар кайчандыр океан астында булган (Зәбур 104:6, 8). Ә кайбер мифларда бүгенге тауларны илаһлар булдырган дип әйтелә.

  • Санитария кагыйдәләрен тоту сәламәтлекне саклый. Борынгы Исраилгә үле гәүдәгә кагылганнан соң су белән юыну турында күрсәтмәләр бирелгән булган һәм бу аларны төрле йогышлы авырулардан саклаган. Аларга шулай ук төрле калдыклар турында кагыйдәләр бирелгән булган (Левиләр 11:28; 13:1—5; Канун 23:13). Ә Мисырда, мәсәлән, шул ук заманда яраны дәвалар өчен кеше тизәген даруның бер өлеше итеп кулланырга кушканнар.

Изге Язмаларда фәнни хаталар бармы?

Изге Язмалар китабын намуслы тикшерү анда фәнни хаталар юк икәнен күрсәтә. Ни өчен соң кайберәүләр анда «хаталар» таба? Түбәндә кайбер «хаталар» китерелә.

Миф. Изге Язмаларда галәм алты көн эчендә барлыкка китерелгән дип әйтелә.

Факт. Изге Язмалар буенча, Аллаһы галәмне бихисап күп миллионлаган еллар элек яраткан булган дип әйтелә (Яратылыш 1:1). Анда, шулай ук, ул көннәрнең озынлыгы күпмедер вакыт булган дип әйтелә, әмма төгәл озынлыгы әйтелми. Мәсәлән, җир белән күкнең барлыкка китерелүе турында әйтелгәндә, шулай ук бер «көн» турында сүз бара (Яратылыш 2:4).

Миф. Изге Язмаларда яшелчә әле кояш булдырылганчы яратылган дип әйтелә һәм шулай итеп фотосинтез мөмкин булмаган булып чыга (Яратылыш 1:11, 16).

Факт. Изге Язмаларда кояш — күктәге йолдызларның берсе әле яшелчә барлыкка китерелгәнче яратылган булган дип әйтелә (Яратылыш 1:1). Барлыкка китерүнең беренче «көнендә», яки чорында, кояшның яктылыгы әз булса да җир йөзенә кадәр үтеп кергән. Ә өченче «көнне», атмосфера чистарынгач, аның яктылыгы фотосинтез барсын өчен җитәрлек булган (Яратылыш 1:3—5, 12, 13). Соңрак кояшны инде җир йөзеннән күреп булган (Яратылыш 1:16).

Миф. Изге Язмаларда кояш җир тирәсендә әйләнә дип әйтелә.

Факт. Вәгазьче 1:5 тә: «Кояш калка да бата Һәм калкыр урынына кайтырга ашыга»,— дип әйтелсә дә, бу сүзләр — кояшның хәрәкәтен җирдән карап торган кешенең сурәтләгәне генә. Хәтта бүген дә кешеләр кояшның хәрәкәтен сурәтләгәндә, җирнең кояш тирәсендә әйләнгәнен белсә дә, «калкый» һәм «баи» дигән сүзләрне куллана.

Миф. Изге Язмаларда җир яссы дип әйтелә.

Факт. Изге Язмаларда «җир чите» дигән сүзләр кулланылса да, анда җир яссы һәм аның чите бар дип әйтелә дигәнне аңлатмый әле (Рәсүлләр 1:8). Нәкъ шулай ук «җирнең дүрт почмагы» дигән сүзләр дә җир йөзен тасвирлап бирер өчен кулланылган образлы әйтем генә. Мәсәлән, бүген дә кешеләр компас турында сөйләгәндә аның дүрт ягы бар дип сөйләргә мөмкин (Ишагыйя 11:12; Лүк 13:29).

Миф. Изге Язмаларда боҗраның әйләнә озынлыгын санап чыгарыр өчен аның диаметрын өчкә тапкырларга кирәк дип әйтелә, әмма математикадан белгәнебезчә, өчкә түгел, ә 3.1416 га тапкырларга кирәк.

Факт. 1 Патшалар 7:23 тә һәм 2 Елъязма 4:2 дә «бакыр диңгез» дип аталган зур чан турында әйтелә. Аның диаметры 10 терсәк, ә әйләнә озынлыгы 30 терсәк иде дип әйтелә. Бу саннар уртача гына бирелгән. Шунсы да булырга мөмкин: бу чанның эчке һәм тышкы диаметры булган, шуңа күрә санаганда бәлки я беренче я икенче диаметрны кулланганнардыр.