Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Суга чумдырылу нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Суга чумдырылганда, кеше тулысынча суга керә һәм аннан чыга *. Менә ни өчен Гайсә зур елгада суга чумдырылган булган (Маттай 3:13, 16). Хәбәш түрәсе дә, «су янына килеп җиткәч», аны суда чумдырсыннар дип сораган (Рәсүлләр 8:36—40).

Суга чумдырылуның мәгънәсе

Изге Язмаларда суга чумдырылу җирләү белән чагыштырыла (Римлыларга 6:4; Көләсәйлеләргә 2:12). Кешенең суга чумдырылуы аның элеккеге тормыш рәвеше өчен үлгәнен һәм Аллаһыга багышланган мәсихче булып яңа тормыш башлаганын аңлата. Гайсә Мәсихнең корбанына нигезләнгән иман аша саф вөҗданга ия булыр өчен, кешегә суга чумдырылырга кирәк. Бу — Аллаһының ихтыяры. Суга чумдырылыр өчен, кешегә кайбер адымнар ясарга кирәк булыр (1 Петер 3:21). Гайсә Мәсих аның шәкертләре суга чумдырылырга тиеш дип өйрәткән (Маттай 28:19, 20).

Суга чумдырылу кешенең гөнаһларын бетерәме?

Юк. Изге Язмалар буенча, без Гайсәнең каны ярдәмендә генә гөнаһлардан сафландырыла алабыз (Римлыларга 5:8, 9; 1 Яхъя 1:7). Гайсәнең корбаны кешегә файда китерсен өчен, кеше Гайсәгә иман итәргә, үз тормышын аның тәгълиматларына туры китереп үзгәртергә һәм суга чумдырылырга тиеш (Рәсүлләр 2:38; 3:19).

Изге Язмаларда сабыйларны суга чумдырырга кирәк дип әйтеләме?

Юк, Аллаһы Сүзендә сабыйларны суга чумдырырга кирәк дип беркайда да әйтелми. Әмма кайбер чиркәүләрдә андый йола үткәрелә: сабыйларны «суга чумдыралар» (сабый башына су сибәләр) һәм аңа исем кушалар. Ләкин, Изге Язмалар буенча, «Аллаһы Патшалыгы... турында яхшы хәбәрне» аңларга һәм аңа ышанырга сәләте булган кеше генә суга чумдырылу үтә ала (Рәсүлләр 8:12). Моны эшләр алдыннан, кеше Аллаһы Сүзе белән таныша, аны кабул итә һәм үз гөнаһларында тәүбә итә. Сабый исә бу адымнарны берничек тә ясый алмый (Рәсүлләр 2:22, 38, 41).

Өстәвенә, Изге Язмалар күрсәткәнчә, мәсихче гаиләдә үскән кечкенә балалар Аллаһы карашыннан изге, ягъни саф, чөнки аларның әти-әниләре Аллаһыга тугры булып яши (1 Көринтлеләргә 7:14). Сабыйларны суга чумдыру йоласы чыннан да дөрес булган булса, аларга әти-әниләренең тугры булу-булмаулары тәэсир итмәс иде *. Алар болай да изге булыр иде.

Суга чумдырылу турында ялгыш карашлар

Ялгыш караш. Тулысынча суга керергә мәҗбүри түгел, кешегә су сипсәң, шул җитә.

Факт. Изге Язмаларда суга чумдырылу турында әйткәндә, тулысынча суга батырып алу күздә тотыла. Мәсәлән, Филип исемле шәкерт хәбәш түрәсен суга чумдырганда, алар «бергә суга керделәр». Аннан соң «алар судан чыккан» (Рәсүлләр 8:36—39) *.

Ялгыш караш. Изге Язмаларда берәрсенең өйдәгеләре суга чумдырылган дип әйтелгәндә, сабый балалар да суга чумдырылган икәне күздә тотыла. Мәсәлән, Филипиядәге төрмә сакчысы турында ул «үзе дә, өендәгеләренең барысы да тоткарланмыйча суга чумдырылу үткән» дип әйтелә (Рәсүлләр 16:31—34).

Факт. Төрмә сакчысы очрагында суга чумдырылган кешеләрнең барысы «Йәһвә сүзен» аңлаган һәм «бик куанган» (Рәсүлләр 16:32, 34). Димәк, шул төрмә сакчысының өйдәгеләре суга чумдырылган диелгәндә, сабыйлар күздә тотылмый, чөнки алар Йәһвә сүзен аңлый алмаган.

Ялгыш караш. Гайсә балалар турында: «Аллаһы Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы»,— дигән. Димәк, сабыйларны суга чумдырырга кирәк (Маттай 19:13—15; Марк 10:13—16).

Факт. Бу сүзләрне әйткәндә, Гайсә суга чумдырылу темасына кагылмаган. Ул Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы кешеләр балалар кебек булырга: юаш һәм өйрәтүгә игътибарлы булырга тиеш дигән (Маттай 18:4; Лүк 18:16, 17).

^ 3 абз. «Суга чумдырылу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «батырып алу» дигән фигыльдән барлыкка килгән. («Theological Dictionary of the New Testament», I том, 529 б. карагыз.)

^ 10 абз. Бер энциклопедия буенча, «Яңа Васыятьтә сабыйларны суга чумдырыр өчен нигез бирелми» («The International Standard Bible Encyclopedia»). Анда шулай ук сабыйларны суга чумдыру йоласы «суга чумдыруга дөрес булмаган караштан килгән, аңа чиктән тыш күп әһәмият бирелгән» дип әйтелә. Андый караш шуннан гыйбарәт: суга чумдырылу гөнаһларны бетерә (I том, 416—417 б.).

^ 13 абз. «Яңа католик энциклопедиясе»ндә, «Суга чумдырылу (Изге Язмаларда)» дигән өстәмә исем астында, болай диелә: «Беренче мәсихчеләр җыелышында кешеләрне тулысынча суга батырып алып суга чумдырганнар» («New Catholic Encyclopedia», II том, 59 б.).