Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

«Соңгы көннәрнең», ягъни «ахыр заманның», билгеләре нинди?

«Соңгы көннәрнең», ягъни «ахыр заманның», билгеләре нинди?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» нинди вакыйгалар һәм хәлләр аша күреп булыр икәне турында әйтелә (Маттай 24:3). Изге Язмаларда бу вакыт «соңгы көннәр» я «ахыргы вакыт» дип атала (2 Тимутигә 3:1; Даниял 8:19). Соңгы көннәр пәйгамбәрлегенең кайбер билгеле үзенчәлекләре:

  • зур масштаблы сугыш (Маттай 24:7; Ачылыш 6:4);

  • ачлык (Маттай 24:7; Ачылыш 6:5, 6);

  • зур җир тетрәүләре (Лүк 21:11);

  • үләтләр я куркыныч эпидемияләр (Лүк 21:11);

  • җинаятьчелекнең үсүе (Маттай 24:12);

  • кешелекнең җирне һәлак итүе (Ачылыш 11:18);

  • яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, кеше яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан кешеләрдән күренгәнчә, кешеләр карашларының бозылуы (2 Тимутигә 3:1—4);

  • «кеше яратмаучы» кешедән һәм «ата-анасын тыңламаучы» балалардан торган гаиләләрнең таркалуы (2 Тимутигә 3:2, 3);

  • күпчелек кешеләрдә Аллаһыны яратулары суына бара (Маттай 24:12);

  • диннәрнең икейөзлелеге (2 Тимутигә 3:5);

  • Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне, шул исәптән соңгы көннәргә кагылган пәйгамбәрлекләрне, ачыграк аңлый бару (Даниял 12:4);

  • Патшалык турындагы яхшы хәбәрне бөтен дөнья буенча вәгазьләү (Маттай 24:14);

  • күп кешеләрнең ахырның якынлашып килүенә карата битараф булулары һәм хәтта мыскыллап көлүләре (Маттай 24:37—39; 2 Петер 3:3, 4);

  • бу пәйгамбәрлекләрнең берничәсе я хәтта аларның күбесе түгел, ә барысының да үтәлеп барулары (Маттай 24:33).

Без «соңгы көннәрдә» яшибезме?

Әйе. Дөнья хәле дә, Изге Язмалар хронологиясе дә соңгы көннәрнең 1914 елда башланганын күрсәтә. Ул вакытта Аллаһы Патшалыгы күктә идарә итә башлаган һәм башта Шайтан Иблисне җеннәре белән бергә күктән бәреп төшергән. Ул аларның эш итүләрен җир белән чикләү булган (Ачылыш 12:7—12). Шайтанның кешелеккә тәэсирен соңгы көннәрне «аеруча авыр вакытлар» иткән күп кенә начар карашлардан һәм эшләрдән күреп була (2 Тимутигә 3:1).